20 февраль 2023 яңалыклары
-
Бала кирәкме миңа?
Утыз яшемә якынлашып киләм. Тормышымдагы берничә вакыйга мине бала табу теләгеннән мәхрүм итте. Хәзер мине борчыган бердәнбер сорау – баласыз да бәхетле гомер кичереп була микән?
-
Әтнәдә узган мини-футбол ярышларында арчалар җиңүчеләр арасында булды
19 нчы февраль көнне Әтнә районы «Ашыт» спорткомплексында Ватанны саклаучылар көненә багышлап мини-футбол ярышлары булып узды. Ярышлар 2011, 2013, 2015 нче елгы егетләр арасында үтте.
-
Яндык. Улыбызны бездән ала гына күрмәсеннәр инде...
Ярдәм итик.
-
Орхидея үстерү серләре
Орхидеяны, гадәттә, пластик үтә күренмәле савытка утырталар. Бик сирәк кенә керамик чүлмәктә үсә торганнарын очратырга була. Үтә күренмәле савытлар әлеге гөл өчен кулайрак. Бу тамырларда фотосинтез процессы барсын өчен кирәк.
-
Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча олимпиада үткәреләчәк
Казанда Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихыннан III Республикакүләм олимпиада оештырылачак.
-
Отам дип оттыру: отышлы уеннарга бәйлелек нәрсәсе белән куркыныч?
Бәйлелекнең төрле төрләре бар. Үз тормышыңны да, якыннарныкын да бозар өчен, хәмер, наркотик белән «дуслашу» мәҗбүри түгел. Еш кына отышлы уеннар бәйлелек богауларын ныграк сала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматларына ышансаң, дөньяда 350 миллион кеше отышлы уеннарга бәйлелектән интегә. Фәнни телдә лугомания (игромания, гемблинг дип тә әйтәләр) дип атала ул. Отам дип, әҗәткә батучылар, «туктарга кирәк» дигән сүзне белмәүчеләр күрәләтә торып утка ташланган күбәләкне хәтерләтә. Очкыннары тиз каба. Афәткә дә бер адым гына кала кайчак…
-
Казан зооботаника бакчасына фил кайтачак
Якын арада Казан зооботаника бакчасында фил пәйда булыр дип көтелә.
-
Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2023 күргәзмәсен ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты. Татарстан предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан бирле катнаша.
-
«Коронавирус беркая да китмәде»: Чаллыда 23 февральгә ковидка каршы чаралар көчәйтеләчәк
Коронавирус һәм ОРВИ авырулары артуга бәйле Чаллыда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә профилактик һәм дезинфекция чаралары көчәйтеләчәк
-
Газ җиһазларын тикшерүче хезмәткәрләрне өйгә кертмәгән өчен штрафка тарта башлаячаклар
Дәүләт Думасы депутатлары газ хуҗалыгын тикшерүчеләрне фатирга кертмәгән өчен җәза чарасы кертергә җыеналар. Тәкъдим Дәүләт Думасында каралачак.
-
Казанда бишенче көн инде югалган 13 яшьлек үсмерне эзлиләр
Казанда инде бишенче тәүлек 13 яшьлек малайны эзлиләр. 16 февральдән бирле егетнең кайда икәнлеге билгесез, дип яза «Татар Информ».
-
Кич утырып, пилмән бөгәм…
Мамадыш районының Югары Сөн авылында тиктормас кешеләр яши. Бер карыйсың – алар солдатларга токмач кисә, икенче карасаң, балаларны итеккә олтан салырга өйрәтә. Җәен капка төпләрендә бәйрәм ясыйлар. Ике атнага бер урам саен матур очрашу үткәрелә. Ул көнне бу урамда яшәүчеләр үзләре дә мәдәният йорты хезмәткәрләренә ияреп җырлый-бии.
-
Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды
Россиядә кыска эш атнасы башлана.
-
Ачы Әфган җиле язмышларны телеп үтте, калды яралар...
1989 елдан башлап 15 февраль “Әфганчылар көне” буларак билгеләп үтелә. Узган атнада, Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуга 34 ел тулу уңаеннан, районыбызда истәлекле чаралар узды.