Мишустин хәрбиләрнең гаиләсенә пособиеләрне тулысынча түләргә йөкләде
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тизрәк бәяләргә, аларга медицина-санитария хезмәте күрсәтүне һәм тернәкләндерүне тизләтергә, хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле түләүнең тулысынча башкарылуын контрольдә тотарга йөкләде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.