erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дәү әтисен дә уздыра

Уңышлар сиңа, нәни, сәләтле нәфис сүз остасы.

Сарай Чокырчадан Радмир Шәрәпов “Шаян-шоу” программасында катнашып, “Мин татар малае” дигән шигырен сөйләде.

“Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә җибәрү өчен әзерләгән ул аны. Аңа кадәр “Шаян-шоу”да эләккән. Бу кечкенә шигырь сөйләү остасын хәзер бөтен Татарстан белә! Радмирга бары биш яшь, әмма үзен чын артистларча иркен тота ул. Каушамый да, курыкмый да, оялмый да. Ике кулын биленә куеп, кычкырып, сәнгатьле итеп сөйли. Милли татар киеме дә үзенә килешеп тора, чын татар егете инде!

– Кечкенәдән әти-әни мине татар теленә дә өйрәтә. Мин татарчаны белергә тиеш, чөнки Тукай туган якта яшим, – ди Радмир шигырь юллары белән.

Шаян-шоу тапшыруына ул дәү әнисе Эльмира белән килгән.

– Бу шигырьне “Татар сүзе” бәйгесе өчен дәү әтисе Марсель Шәрәпов язды. Ул шигъри җанлы кеше. Шигырьләре белән ике китабы дөнья күрде инде, – диде ул.

Эльмира ханым сүзләренә караганда, “Татар сүзе” бәйгесе турында күптәннән беләләр икән. Үзе мәктәптә эшләгәнгә, укучылары белән катнашканы булган. Ул вакытта Радмир әле кечкенә. Быел инде зур үскән һәм өйдәгеләр белән сөйләшеп, аны да бәйгегә катнаштырырга булганнар. Марсель шунда ук шигырен язган, Эльмира ханым өйрәтә дә башлаган.

– Безнең гаиләдә татар теленә бик зур роль бирелә. Кунаккка кайтканда без, өйләрендә әти-әниләре балалар белән татарча сөйләшәбез. Аннан бу бәйгене дә мин татар телен саклауны, өйрәнүне күздә тотып үткәрелә, дип уйлыйм, – диде Марсель Шәрәпов. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Улыбыз сабыр, акыллы, тырыш. Балалар бакчасында үткәрелгән бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша. Курыкмый, ардым дип ярты юлда ташлап китми, булдырам, дип тырыша. Күптән түгел генә үткәрелгән бәйгедә дә ул шигырьләрен сөйләде, – диде оныгы белән горурланып Эльмира ханым.

– Бу малай дәү әтисеннән калышмый, диләр танышлар. Калышмый гына түгел, дәү әтисен уздырачак та, – ди Марсель. – Биш яшьтә минем радио, телевидениеләргә барып чыгыш ясаган булмады. Йомшак идем. Тормыш кына өйрәтте.

Радмирга җиңүләр телибез. Үсә төшкәч тә туган телен, әти-әнисе телен онытмас, бәйгеләрдә катнашып зур җиңүләр яулар, әти-әнисен, аның өчен җан атып торган дәү әти-дәү әнисен шатландырыр, дип өметләнәбез. Уңышлар сиңа, нәни, сәләтле нәфис сүз остасы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре