Нәфес коллары
− Әни җаным, минем белән ул-бу була калса, зинһар өчен, Рәфитемне ташлама?! Зинһар өчен, балама таяныч бул! – Гөлфинә бу үтенечен әнисенә соңгы арада тәкрарлый да тәкрарлый. Чире баса барган саен, үз хәлен сиземләгән хатын Хәмдия карчыкның алдына тезләнердәй булып ялына. – Мин китсәм, Илфат яңа хатын алып килер дә баланы онытыр. Ә син – улымның дәү әнисе. Синдә бар ышанычым.− Аның бу сүзләрен Хәмдия карчык та тыныч кына тыңлый алмый.