erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыныч йокла, брат Рәсүл!

Район суды утырышында сугышчан хәрби операциядә һәлак булган Рәсүл Яһудинга каралган түләүләрне хокукы булган якыннарына бүлеп бирү турындагы эш каралды.

Суд хөкемдар Марсель Хафизов рәислегендә үтте. Һәлак булган сугышчыга каралган түләүләрне закон нигезендә ветеранның гаилә әгъзалары – язылышкан законлы хатыны, балалары һәм әти-әнисе алырга хокуклы. Сүз миллионнар турында бара. Суд утырышында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе, хәрби комиссар Азат Вахитов та катнашты.

Һәлак булган сугышчының аерылган хатынында балигъ яшенә җитмәгән  улы бар. Сугышчының әтисе белән әнисе дә яшьтән аерылышкан. Кечкенәдән ул үги әти белән үсә. Судта нәкъ менә шул мәсьәлә каралды: мәрхүм сугышчыга каралган түләүләрнең бер өлешен үги әти алырга хокуклымы-юкмы? Түләүләр закон нигезендә сугышчының малаена, биологик әтисенә бүленәчәк. Ә үги әтигә? 

Үги әтисе Хәлил Галиәхмәтов, дөреслекне эзләп, судка мөрәҗәгать итә. Ул Рәсүлнең әнисе Тәнзилә белән 1985 елның октябрендә язылыша. Ә Рәсүл 1984 елның 13 гыйнварында туган. Күргәнегезчә, үги әти белән яши башлаганда яшь бала була әле. Гаиләдә тагын ике малай туа. Әмма берсе юл фаҗигасендә һәлак була. Сугышчы Рәсүл үги әтисе тәрбиясендә үскән. Суд утырышында шаһитларның берсе – Рәсүлнең укытучысы, заманында Арчаның 7нче мәктәбендә директор булып эшләгән Альмира Гатауллина мәрхүмнең үги әтисе Хәлил турында: “Баланы кимсетмәде, җыелышларга йөрде, Рәсүлне үз баласыдай күрде”, – дип сөйләде. 

Хәтерләсәгез, Рәсүл һәлак булгач, район газетасында узган елның 27 октябрь санында “Тыныч йокла, брат Рәсүл!” дигән баш астында мәкалә яздык. Шул язмадан кайбер юлларны искә төшереп үтәбез. Рәсүл Арчаның Балык хуҗалыгы бистәсендә үсте. Шуннан контракт белән хәрби хезмәткә алынды. Ике тапкыр ялга кайтып киткән. Соңгысы әле август ахырында гына 14 көнгә ялга кайткан булган. Рәсүлнең әнисе Тәнзилә ханым 2008 елда мәрхүм була. 15 ел үткән. Әтисе Рәис Айваннан. Әнисе Тәнзилә Иске Иябаштан. Менә янына хәзер Иске Иябаш зиратына Рәсүл килеп урнашты. Янәшә ике кабер. Ана белән ул... Эх, яшәргә дә яшәргә иде бит әле!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәсүлне озатырга аерылып киткән хатыны Алсу да улы белән Питрәчтән кайтты. Улына 14 яшь. Ахырдан әтисенең каберенә чәчәкләр куеп, тын гына басып торды. Сизәм, егет эчтән генә елый иде... Рәсүл үзе дә нәкъ улы кебек икенче әти белән үсә. Ялга кайткач, Айванга үз әтисе Рәис янына менеп төшә. Ә әтисе инсульт кичереп, бик сөйләшә алмый. Шулай да ата белән ул аңлашалар. Әтисе хушлашырга килә алмый... 

Хушлашу мәрәсимендә  үстергән әтисе Хәлил улы Илназ белән озату мәшәкатьләре белән йөрде. Йөзе бик борчулы иде... Рәсүлнең бер әтидән (Рәис) туган ике энекәше дә озатырга килгән иде. Язмышлар... Рәсүл Арчаның сәнгать мәктәбенә йөргән. Җырлый да, гармунда да уйный иде, диләр аның турында. Әнисе Тәнзилә матур җырлаган. 

Суд утырышында Рәсүлнең аерылган хатыны Алсу да улы белән катнашты. Суд карары үги әти файдасына булды. Суд шундый нәтиҗәгә килә: Хәлил Галиәхмәтов 2022 елның 5 мартында гамәлгә кергән Россия Федерациясе Президенты Указы (№98)  нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга хокуклы. Шулай итеп, түләүләр өч өлешкә бүленәчәк: малайга, биологик әтигә һәм үги әтигә. Суд карары әле көченә кермәгән.
Язманы кабат, мәрхүмнең иптәшләре  теләкләренә кушылып, “Тыныч йокла, брат Рәсүл!” дип тәмамлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X