1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә
Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. “РИА Новости” язганча, кагыйдәләр үз көченә кергәч, штраф баллары күләме арттырылачак (5 тән 7 гә кадәр). Шуның кадәр штраф баллы җыючы имтиханын тапшырмаган булып саналачак.