erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Заря“дан башладылар

Арбаны – кышын, чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. “Заря“ ширкәте җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов һәр елны ата-бабаларыбыз киңәшен истә тотып эшли.

Хуҗалыкта язгы кыр эшләрендә катнашачак техника тулы әзерлектә инде. Моның шулай икәнлеген “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженеры-инспекторы Габделхак Касыймов та раслап тора.

– 25 мартта әлеге хуҗалыкта техник-карау уздырдым, – ди ул. Җитәкче, белгечләр, механизаторлар язгы кыр эшләренә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр, аларга рәхмәттән башка сүз юк. Кайбер хуҗалыклар техник карауны соңгарак күчерик дип ялвара, кайчанга куйсаң да техник карауны барыбер уздырасы. Вакыт җитәрлек булды, озын кышлар узып китте. Бу  мәсьәләдә “Заря“дан үрнәк алу зыян итмәс иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X