erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан керемнәр буенча лидерлар дүртлегенә керде

Агымдагы 2024 елның 1 мартына республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил иткән.


Аерым алганда республика бюджетына — 58,6 млрд сум, җирле бюджетларга — 10,6 млрд. керем булган.
«Быел салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план 400 млрд сум күләмендә расланган. Республиканың берләштерелгән бюджеты буенча план билгеләнешен гыйнвар-февраль айларында үтәү 17,3%, Татарстан Республикасы бюджеты — 17,6%, җирле бюджет — 15,7% үтәлгән. Берләштерелгән бюджетның мобилизацияләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән кала, Идел буе федераль округында лидер булып тора», - дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстанның финанслар Министры урынбасары Алла Анфимова.
Гыйнвар-февраль айларында республика территориясеннән салым һәм салым булмаган керемнәр 198,4 млрд сум күләмендә тупланганы билгеле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X