Укучыбыз Раушан Абдуллинга чебиләр бүләк иттек
2024 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылучылар арасында “Бариев Б.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан ун бройлер чебие уйнаттык. Уен шартлары буенча, почта бүлекчәләрендә язылган квитанцияләрнең фотоларын редакциягә юлларга кирәк иде. Барысы 120 язылучыбыздан квитанция алдык.