erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Гаилә учагы» Арчадан Балтачка китте

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Арчаның “КазанСу” паркында бәйрәм узды.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп саклаучы, буыннарны  бәйләүче өзелмәс җеп. Районыбызның һәм илебезнең тотрыклы үсеше гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.

Бу матур бәйрәм чарасы районыбызда көне буе барды. Көндез Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы узса, кич район халкы “Гаилә учагы”н Балтач районыннан килгән яшь парга тапшыру вакытында дулкынландыргыч мизгелләрнең шаһиты булды. Иң яхшы гаиләләр арасында Яңасаладан 55 ел бергә яшәүче Оркыя һәм Роберт Мөхәммәтҗановлар, Арчадан Руфия-Радик Баһаветдиновлар, Хәсәншәехтән Гөлнур-Шамил Сәлаховлар, Кәчедән Дилә-Илгизәр Бариевлар, Наласадан Илһамия-Таһир Лотфуллиннар, Сөрдедән Рәмзия-Ринат Хафизовлар, Иске Кишеттән Надия-Рәшит Сәлахиевлар, Яңа Кырлайдан Кифая-Мәсхүт Ахуновлар, Сеҗе авыл җирлегеннән Рәмисә-Әнис Шәрәфиевлар, Түбән Атыдан Зөлфия-Данис Хәмидуллиннар, Урта Курсадан Әлфия-Фоат Гыйниятовлар, Иске Кырлайдан Раушания-Әхмәт Абдуллиннар, Иске Чүриле авыл җирлегеннән Ания-Госман Заһиевлар, Ташкичү авыл җирлегеннән Рәдифә-Фәһим Фәйзуллиннар,  Үрнәктән Һиндия-Илһам Шәяхмәтовлар, Утар Аты авыл җирлегеннән Фәйрүзә-Данис Хәкимовлар, Ишнараттан Бәдилә-Рәдиф Җәләлиевлар.

29 июнь көнне Хафизовлар Саба районыннан Арча районына алып кайткан һәм районыбызның күп гаиләләрендә үз җылысын калдырган “Гаилә учагы”н «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале ияләре Оркыя һәм Роберт Мөхәммәтҗановлар 8 июль көнне никахларын рәсмиләштергән Балтачтан Гөлназ-Илназ Әсхәдуллиннар гаиләсенә тапшырды.

Оркыя апа белән Роберт абый 3 бала үстергәннәр.

Гаилә башлыгы Роберт Габделхакович бөтен гомерен туган авылына багышлый, 1968 елда мәктәптә лаборант булып башлаган хезмәт хезмәт юлын колхозда куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып лаеклы ялга китү белән тәмамлый. Оркыя Шакирҗановна Яңа Сала авыл җирлеге үсешенә зур өлеш кертә. Аның 32 еллык хезмәт эшчәнлеге авыл җирлегенә багышланган. «Хезмәт ветераны» исеменә ия. «Дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле эше өчен» ТР Президентының Мактау грамотасы һәм мәдәният үсеше өлкәсендә күпьеллык эше өчен күп бүләкләр белән бүләкләнгән. Ул бүген дә район чараларында актив катнаша, яшьләр арасында патриотик эш алып бара, Яңа Сала авыл җирлегендә Ветераннар советы рәисе булып тора, авылдашларын иҗатка җәлеп итүен дәвам итә һәм үз гаиләсе белән бик горурлана, чөнки гаилә ярдәме белән аңа зур уңышларга ирешергә мөмкин булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә Гөлназ белән Илназ икесе бер мәктәпне тәмамлый. Илназ газ өлкәсе буенча белгеч, ә Гөлназ медицина өлкәсен сайлаган. Яшьләр үзләре туып үскән төбәктә төпләнергә ниятли.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев