erid:2VtzquqpS7d
Лагерьда балалар агуланган
Яңалыклар

Лагерьда балалар агуланган

Тываның “Чагытай” балалар лагеренда смена ябылганнан соң, 31 бала агуланып, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

Бу хакта “KazanFirst” төбәк башлыгы Владислав Ховалыгның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза. — “Чагытай” лагеренда ял иткәннән соң балаларның агулануына бәйле хәлне шәхсән контрольдә тотам. Әлегә эчәк инфекциясе билгеләре белән 31 баланы Тываның йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, – дип язган Ховалыг үзенең телеграм-каналында.

Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, бер бала авыр хәлдә, калганнарының гомеренә куркыныч янамый. Өч укучы өендә дәвалана. Башлангыч мәгълүматларга караганда, беренче сменада ял иткән балалар лагерьдан кайтуга авырый башлаган. Тыва башлыгы “Чагытай” лагеренда тикшерү үткәрергә кушкан. Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44536

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев