Ачык дәрес
Укытучылар белән очрашканда гел мәктәп тормышы турында сөйләшәбез, ә ул бүтәнчә була да алмый. Алар күбрәк аттестация үтүләре, төрле конкурсларда катнашулары, шул максат белән ныклап хәзерләнеп ачык дәрес бирүләре турында сөйлиләр. Шул вакытта минем дә, уйламаганда, төшемә дә кермәгән көнне ачык дәрес биргәнем исемә төшә, хәтеремдәге истәлекләр яңара.