erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада безне ниләр көтә?

Йолдызлар ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар. 

Бу атнада энергия килүен, мотивация булуын тоярсың. Гел кичектерелеп килгән эшләргә тотынырга вакыт җиткәнен аңларсың. Тәвәккәл булудан һәм яңа мөмкинлекләрне кулланудан курыкма.

Үгезбозау.

 Атнаны ял итүгә һәм сәламәтлегеңне хәстәрләүгә багышла. Шатлык китерүче яраткан шөгыльләреңне искә төшер. Үз иминлегеңнең иң өстенлекле булуын онытма.

Игезәкләр.

 Аралашучанлыгың синең өчен иң мөһим нәрсә булып кала. Аңлашылмаучандыклар булмасын өчен фикерләреңне ачык һәм төгәл итеп әйт. Мөһим сөйләшүләр, уңышлы бәйләнешләр булдыру өчен яхшы вакыт.

Кысла.

Үткәннәрне барлап, киләчәккә максатлар куй. Синең шәхси үсеш чорың, тормыш юлыңдагы үзгәрешләрне кабул ит. Ял итеп алу өчен дә бик уңайлы атна.

Арыслан.

Маҗаралы, дулкынландыргыч атна көтә. Комфорт зонасыннан чыгудан, яңалыклардан курыкма. Тәвәккәл адымнар яса. Игътибар үзәгендә булырсың.

Кыз. 

Планнар кору вакытың. Эш һәм тормыш графигыңны контрольгә ал, өстенлекле мәсьәләләрне билгелә. Игътибарлылык һәм тәртип максатларыжа ирешергә булышырлар. Кирәк икән, ярдәм сораудан курыкма.

Бизмән.

 Бу атнада баланслылык синең өчен төп момент булыр. Эш белән ял, шәхси һәм һөнәри тормыш арасында гармония табарга кирәк. Якыннарың белән аралашырга вакыт тап.

Чаян.

Атнаны үзеңне анализларга багышламакчысың. Бер адым артка атлап, максатларыңны һәм теләкләреңне бәяләсәң була. Интуицияңә ышан, эчке тавышыңа игътибар ит.

Укчы.

 Ачышлар тулы маҗаралы көннәр көтә. Күп яңа хис-тойгылар алырсың. Сәяхәт итү, яңа кешеләр белән танышу, алардан фәһем алу хәерле булыр.
Кәҗәмөгез. Тотрыклылык игътибар үзәгеңдә булыр. Озайлы вакытка максатлар билгелә һәм аларга ирешү юлларын барла. Уңышка таба уйлап эшләнелгән, зур булмаган адымнар ясый башла. Хезмәтең җимешләр китерер.

Сукояр.

 Иҗади атна көтә. Тирә-яктагыларга уникаль идеяләреңне һәм карашларыңны белдерсәң була. Гадәти булмаганча фикерләүдән курыкма. Иҗатың яңа мөмкинлекләр ачар.

Балык.

 Интуицияң көчәер. Инстинктларыңа ышан, эчке тавышыңа колак сал. Уйланырга вакыт тап. Эчке дөньяңда тынычлык булдыр. Сәламәтлегеңне онытма.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bu-atna-nilar-belan-soenderer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев