erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйлап та тормый чыгарып атыгыз!

Бер киңәш: өегездә рәхәт булсын дисәгез – җыен чүп-чарны, артык-портыкны чүплеккә олактырыгыз. Хәзер үк нәрсәләрдән котылыйм, дисезме? Менә шундый 10 әйбергә игътибар итегез әле.

1. Иске сөлгеләр, урын-җир әйберләре
Җәймә, юрган-мендәр тышлары йокы бүлмәсе интерьерын гына бизәми, татлы йокыга да тәэсир итә. Яхшылап күздән кичерегез әле: монда тишек, тегендә сүтелгән, мендәр тышындагы чәчәкләр уңган, төсләрен җуйган. Башта тәмам тузган комплектлардан котылу җаен карагыз. Чыгарып ташларга димәгән, тузан сөрткәндә, идән юганда кулланырга була ул чүпрәкләрне.

2. Химчисткадан яки кибеттән кайткан кием элгечләре
Химчисткадан бушлай кайткан юка гына тимерчыбык кием элгечләрен саклауның мәгънәсе юк. Алар форманы да әйбәт тотмый, күзгә ятышлы да түгелләр.  Кием элгечләре алырлык кына акча булмый калмый инде кесәгездә. 

3. Пары югалган әйберләр
Алкаларыгыз яки перчаткаларыгыз бик кадерле булса да, сыңарын югалтсагыз, аларны саклау кирәкми. Алка алтын булса әле, аннан яңа бизәнү әйбере ясатырга була. Әгәр инде бижутерия яки сыңар бияләй, ише югалган оекбаш икән, шундук алардан арыныгыз.

4. Тузган эчке киемнәр
Кайберәүләрнең исе дә китми, беркем күрми аны, дип, шул эчке киемнәрдән йөри бирәләр. Сузылып беткән бюстгальтер, җәелеп төшкән трусиктан... Үзегезгә шундый мөнәсәбәт белән үзбәягезне төшерә күрмәгез берүк! Сез бит яхшыракка лаек! 

5. Буш тартмалар
Кайберәүләр төрледән-төрле буш капларны, тартмаларны, кирәге чыгар дип, гел җыеп баралар. Ул тартмаларны макулатурага тапшырып була. Чүп-чардан да котыласыз, бераз акча да аласыз әле.

6. Үзегез кими торган өс һәм аяк киемнәре 
Яхшы сыйфатлы киемнәрне интернет аша сатып була, күп балалы гаиләләргә бирсәгез дә, сөенерләр. Пуховиктан туйдым, дип, аны чыгарып атарга димәгән. Аның кемнәргәдер бик кирәк булуы бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

7. Иске мобильниктан калган чехоллар, шнурлар
Ташлаган иске телефоныгыз чехолы һаман уралып йөримени әле? Сезгә беркайчан кирәк булмаячак ул. «Зарядник»лар күпмедер вакыт хезмәт итәр, бәлки, ә таушалган чехоллар кирәкми дә кирәкми инде! Дисклар, яньчелгән флешкалар шулай ук файдага яраксыз – ташларга гына кирәк.

8. Иске бижутерея
Күпләр бижутерея тагып йөрергә ярата. Арзан да, заманча да. Шуңа күрә классик бизәнү әйберләре сайламагыз, нәрсә бүген актуаль, шуңа тукталыгыз.
Вакытлар узу белән, ул бизәнү әйберләре ялкыта башлый, яңаларын аласы килә. Бюджетлы сумкалар, яулыклар белән дә шул ук хәл. Аларны башкаларга бирә аласыз.

9. Срогы чыккан әйберләр
Азык продуктларының срогы чыкса, шундук ташларга кирәк. Яхшылап карагыз: даруларның, көнкүреш химиясе һәм косметиканың да куллану срогы чыккан булырга мөмкин. Исегездә тотыгыз – искергән кремнарны кулланырга ярамый, аллергия булырга мөмкин. Даруларга да кагыла бу – үз саулыгыгызда экспериментлар үткәрмәгез.

10. Иске теш щеткалары һәм мунчалалар
Белгечләр фикеренчә, сезонга бер тапкыр булса да иске теш щеткасын ташларга, яңасын алырга кирәк. Авырсагыз, бигрәк тә! Мунча, душ мунчалаларын алты айдан да озаграк тотарга ярамый: анда бактерияләр үрчи башлый. Теш щеткаларын һәм мунчалаларны алыштырып торыгыз! Ул сезнең сәламәтлек өчен бик мөһим! Әйберләрне ташларга барлаганда, фатирыгызга беренче кат күргәндәй күз салыгыз. Һәр тартманы, кәгазьләрне, хәтта магниткаларны да күздән кичерегез – кирәкме алар сезгә?

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/uilap-ta-tormyi-cygaryp-atygyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев