21 июнь 2022 яңалыклары
-
Мәскәү өлкәсеннән җиңеп кайткан спортчыларны район башлыгы кабул итте (ВИДЕО)
Мәскәү өлкәсе Зелиноград шәһәрендә арчалар Россия чемпионнары булдылар.
-
Арчаның 1нче мәктәбендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
Анда Арча мәктәпләренең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар катнашты.
-
Яраткан ирем Илдус – язмышым бүләге
"Армиядән кайткан төнне мәңге онытасым юк"
-
Бакчачы Нәсимә Фәйзуллина: «Кавын-карбыз су яратмый»
Баулы районының Исергәп авылында яшәүче Нәсимә апа Фәйзуллина бакчасында утыз елдан артык кавын, карбыз үстерә икән. Көзгә кадәр өстәленнән әлеге җиләк-җимеш өзелми аның. Зурлыгына кызыкмый, бакчачы өчен тәме мөһим. Иң зур дигән кавын-карбызлары – 3–4 кило.
-
Казан Сабан туенда 10 кеше, контракт буенча хезмәт итү теләген белдереп, мобиль пунктка мөрәҗәгать иткән
Аларны хәрби хезмәт үтүнең барлык кагыйдәләре белән таныштырганнар.
-
Фазлыевлар кызларын күрсәтте!
"Таныш булыгыз, фотосурәттә - Зифа Азатовна. Бүген аның туган көне - 1 яшь! Котлауларыгызны кабул итәбез", - дип язган Азат Фазлыев.
-
Бәйге җиңүчеләре якшәмбе көнне бүләкләнәчәк
"Балам-багалмам" бәйгесе җиңүчеләрен бәйрәмгә чакырып калабыз
-
Аллаһы тудырган уңайлыкларны куллансалар да, Раббыларын танымыйлар, ышанмыйлар, шөкер итә белмиләр
Тирә-ягыбызга күз салыйк: Раббыбыз кешелек дөньясына бик күп нигъмәтләр биргән. «Әгәр Аллаһы биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз» («Нәхел» сүрәсе, 18нче аять) ("Шәһри Казан").
-
Роза куакларын кырмыска басса нишләргә?
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.
-
Ильмира Нәгыймова: «Безнең аерылышу балалар өчен дә, Руслан өчен дә файдага булды» ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)
Ильмира Нәгыймованы Чаллы Сабан туенда, сәхнә артында очраклы рәвештә генә күреп алдым. Форсаттан файдаланып, аның белән иҗаттагы яңалыклары һәм гаиләсе турында берничә сүз алыштык.
-
Арча кирпеч заводы территориясендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Аллаһы Тәгалә кабул итсен!
-
Синоптиклар эш көннәренең яңгырлы буласын фаразлый. Ял көннәре ничек булыр?
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якын көннәргә атналык һава торышы фаразын әзерләде. Аннан күренгәнчә, эш көннәрендә республика территориясендә яңгырлар явачак, әмма алар ял көннәренә туктый.