23 август 2021 яңалыклары
-
Өлкән яшьтәге әниемнең астымны чистартуы – иң мәсхәрәлесе, иң авыры иде...
Иң элек матди ягымны ныгытырга, кешегә бәйле булмаска кирәк, дип яшәдем. Артымнан йөргән егетләр, озатырга теләүчеләр бик күп иде, ләкин мин әле тормышым башланмаган, киләчәк кайдадыр еракта, мин матур һәм якты киләчәгем өчен тырышам дип фикер йөртә идем.
-
Бүген Арчада җиңүчеләрне хөрмәтләделәр
Бүләкләр тапшырылды.
-
2022 ел уңышының беренче шытымнарын карап кайттык
Айдар Сабиров 27 августта чәчүне төгәллибез, 28 августта яңгыр ява, диде.
-
Һөҗүм бара
Димәк, чынлап көрәшсәк бу дошманның һөҗүмен туктатып, тар-мар итәргә була.
-
Кошчылык фабрикасына юл салдылар
Министр вәгъдәсендә торды
-
"Вкусы России" бәйгесенә заявкалар алу дәвам итә
Бәйгедә барлыгы 8 номинациядә. Һәрберсендә өч финалист.
-
Гөлүсә Шаһбан: “Закир түгел, арабызга кергән хатын-кыз гаепле”
Гөлүсә һәм Закир Шаһбан гаиләсе – эстраданың үзенчәлекле пары. Гөлүсә белән икесе арасындагы мөнәсәбәтләре турында сөйләштек ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Татарстан юлында BMW һәм «Лада» катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган
Кеше үлеменә китергән авария узган якшәмбедә М7 федераль трассасында, Сосновый бор бистәсе янында булган. Агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин «Татар-информ»га шундый мәгълүмат җиткерде.
-
Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте
РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте ("Ватаным Татарстан").
-
Татар театры артисткасы һәм җырчы егет гаиләсендә сөенечле вакыйга! Котлыйбыз!
Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен!
-
«Аның үткәне дә, бүгенгесе дә ачы иде» — юморист Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар
Бүген иртән Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат булган, дигән хәбәр таралды. Күпләрнең бу яңалыкка ышанасы килмәде. Әмма юмор остасының арабыздан китүе турындагы сүз дөрес булып чыкты. Аның белән хушлашырга дип, көн үзәгендә Казандагы фатиры янына туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды ("Интертат", Казан, Зилә Мөбәрәкшина).