erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һөҗүм бара

Димәк, чынлап көрәшсәк бу дошманның һөҗүмен туктатып, тар-мар итәргә була.

Кайчандыр азык культурасы дип чәчелгән Сосновский балтырганы соңгы елларда рәхәтләнеп үрчеде, инде авылларга да кереп килә. Агулы, хәтәр үсемлек ул, бик тиз үрчи. Ташкичү, Яңа Кырлай, Яңа Кишет авыл җирлекләрендә аеруча күп.

Узган ел балтырганга каршы көрәш башланган кебек иде. Бюджеттан акча да бирелде, әмма тендер откан оешма булдыра алмыйча ташлап китте.

Быел тагын бер омтылыш ясалды. Шушы көннәрдә тагын бер оешма безнең районда, аерым алганда Ташкичү авыл җирлегендә балтырганга гербицид сиптерә башладылар.

– Безнең җирлектә балтырган мәйданы 52 гектарда исәпләнә, – ди Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Безгә бирелгән акча 30 гектар чамасына җитәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Быел бу эш соңга калынды, көрәшне үсү чорында яздан башларга кирәк, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Һәм аны ике тапкыр кабатлау шарт. Балтырганның орлыгы өлгереп, коелып бара.

Белгеч әйтүенчә, махсус гербицид үсемлеккә эләксә яфрагын, сабагын гына түгел, тамырын да корыта.

Димәк, чынлап көрәшсәк бу дошманның һөҗүмен туктатып, тар-мар итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре