erid:2VtzquqpS7d
Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте
Арча яңалыклары

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте

РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте ("Ватаным Татарстан").

 

Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә билгеләнгән өстәмәне инфляция «ашый» һәм ул гына җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсияне ел саен 1 мең сумга күтәрү инфляцияне узып китәр дип өметләнсәләр дә, бүгенге көндә аның күләме фаразланганнан югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Думада тиешле фракция формалаштырганнан соң „Бердәм Россия“ партиясенең бу мәсьәләгә игътибар итүен сорар идем. Һәм быел пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итәм», — дип сүзен төгәлләде Россия лидеры.

Ул әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев