24 июль 2021 яңалыклары
-
МакSимның хәле турында соңгы мәгълүмат
Җырчыны 19 июньдә ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Ул шул вакыттан бирле ясалма комада ята.
-
Төнлә Татарстанда 7 градус җылы булачак
Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
-
Игътибар! Вакцинацияләү буенча яңа үзгәрешләр кертелде
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы олы яшьтәге кешеләрне вакцинацияләү буенча вакытлыча методик киңәшләрне яңартты.
-
Алсу Абульханова зур яңалыгы белән уртаклашты
Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханованы зур проектка чакырганнар. Бу хакта җырчы үзе безгә сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Кәбестәне корткычлардан ничек сакларга?
Өч литр суга бер кечкенә шешә валериан һәм бер аш кашыгы сыек сабын салып сибүчеләр дә бар.
-
Балага фатир алып бирмәгез
Ислам галиме Шамил Галәветдинов мөселманнарны балаларына фатир бүләк итмәскә чакырган. Аның сүзләренчә, һәр кеше, теләге булганда, матди яктан да, рухи яктан да баерга сәләтле.
-
Россия хезмәт министрлыгы вакцина ясаткан көнне хезмәткәрләргә ял бирергә киңәш итте
Эш бирүче ял көне бирү турындагы карарны үзе кабул итә.
-
Айдар Тимербаев гаиләсендә сөенечле яңалык!
Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Айдар Тимербаев күңелле яңалыгы турында җиткерде ("Шәһри Казан").
-
Бәхетле булырга хакым бар!
Мин Айнур торган йортны күзләдем, ләкин күпме генә карасам да, озатырга чыгучы булмады. Сания апа бакчада кайнашадыр, ә Айнур... әлбәттә, ул бит минем ир хатыны икәнемне белә, ничек инде мине озатсын... ("Сөембикә", Казан, Фагилә Щакирова).
-
Җыерчыклар барлыкка килмәсен өчен, бавыр ашагыз, ханымнар!
Табибларның, психологларның һәм диетологларның халыкара төркеме озак яшәү һәм үзеңне бәхетле хис итү өчен ун кагыйдә булдырган.
-
Финанс пирамидасы корбаны булмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
Акчаны күңелгә түгел, кесәгә саласы калган! Финанс пирамидасына өметләнеп, ярык тагарак янында утырып калганнар бүген әнә шулай дип үкенә. Җиңел юл белән баерга хыялланып йөргәндә күпләргә әнә шулай булган акчасыннан да колак кагарга туры килә ("Ватаным Татарстан", Казан, Динә Гыйлаҗиева).
-
"Мунча керәм дә, Сабан туена барам, дигән булган..."
Теләче районы Иске Җөри авылы халкы бу көннәрдә зур югалту кичерә. 2004 елда туган Камил Гарифуллин мунчада ис тиеп, дөнья куйган ("Шәһри Казан").
-
Камал театры урын алыштыра: җәмәгатьчелек фикере
«Интертат» Камал театрына яңа урында яңа бина салыну турында хәбәр чыгу уңаеннан җәмәгатьчелекнең фикерен белеште ("Интертат",Казан,Рузилә Мөхәммәтова).
-
Күперләр дә картая
Безнең иминлегебез юлларның торышына да бәйле. Бу яктан әлләни мактана алмыйбыз. Чокыр-чакырлы юлда машиналар, нервлар туза, һәлакәтләр килеп чыга.
-
Белми калмагыз: машина йөртүчеләргә тагын бер "сөенче"
Агымдагы елның көзендә камераларны юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның тагын бер төрен –сүндерелгән фараларны теркәргә өйрәтәчәкләр