erid:2VtzquqpS7d
МакSимның хәле турында соңгы мәгълүмат
Яңалыклар

МакSимның хәле турында соңгы мәгълүмат

Җырчыны 19 июньдә ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Ул шул вакыттан бирле ясалма комада ята.

Җырчы МакSимның хәле яхшырган. Бу турыда аның вәкиле Маргарита Соколовага сылтама белән РИА Новости язды.

Җырчының хәле авыр дип бәяләнә. Коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.

«Төгәл әйтә алам — Маринаның хәле яхшыра. Аның белән табибларның йолдызлы составы шөгыльләнә. Бик яхшы шартлар. Суперзаманча җиһазлар. Бар да яхшы булуда шигем юк», — ди Соколова инстаграмда.

Ул җырчының организмы хәлсез булуын әйтә. Ләкин «без яхшыруга таба барабыз, начарлануга түгел, бүген бу — факт», — ди ул.

«Әлбәттә, бу озак дәвалану булачак, аннары реабилитация», — ди Соколова. 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/maksimny-khle-turynda-sogy-mglmat

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев