erid:2VtzquqpS7d
Россия хезмәт министрлыгы вакцина ясаткан көнне хезмәткәрләргә ял бирергә киңәш итте
Яңалыклар

Россия хезмәт министрлыгы вакцина ясаткан көнне хезмәткәрләргә ял бирергә киңәш итте

Эш бирүче ял көне бирү турындагы карарны үзе кабул итә.

Россия эш бирүчеләре хезмәткәрләренә коронавирустан вакцинация узу өчен ял көне бирә алачак.

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләре буенча, әлеге карар эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль кабул ителәчәк.

«Эш бирүчеләргә профсоюз (булган очракта) белән берлектә хезмәт коллективы арасында аңлату эшләре оештырырга киңәш ителә. Вакцинация узу өчен хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирергә», — диелә 23 июльдә бастырылган документта.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/24-07-2021/rossiya-hezm-t-ministrlygy-vaktsina-yasatkan-k-nne-hezm-tk-rl-rg-yal-birerg-ki-sh-itte-5831370

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев