Әлеге ризыкларны суыткычка куймагыз
Без суыткычка куярга ияләнгән кайбер азык-төлекне бүлмә температурасында саклау яхшырак.
Бәрәңге, кишерне суыткычта саклау мәҗбүри түгел. Аларны пакетта яисә пластик әрҗәдә тотарга кирәк. Суыткычта яшелчәләр тизрәк чери.
Помидор, баклажан, кыяр һәм ташкабак суыткычта кара таплар белән каплана һәм чери башлый. Баклажанны эшкәртергә вакытыгыз булмаса, аны киптерергә дә ярый.
Кавын, кабак та суыткычны яратмый. Әгәр кабыгы зарарланмаган булса, алар бүлмә температурасында кыш чыга ала. Киселгән кавынны да суыткычка куярга киңәш итмиләр. Ул этилен газы бүлеп чыгара икән.
Алма, груша, виноград, цитруслылар. Әлеге җиләк-җимешләр түбән температурада чери һәм зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.
Зәйтүн маен да суыткычка куярга киңәш ителми. Аның утырымы төшәчәк һәм тәме үзгәрәчәк.
Балның да файдалы үзлекләре суыкта югала.
Чыганак: https://baltaci.ru/news/faydaly-kish/alege-rizyklarny-suytkycka-kuimagyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев