Әти-әниләр, яшүсмерләр, игътибарлы булыгыз!
Соңгы вакытта балигъ булмаган яшьләрне социаль челтәрләр һәм интернет-ресурслар аша яллау очраклары ешайды. Явыз бәндәләр янау, шантаж юлларын файдаланалар, шәхси мәгълүматларны кулланалар, шулай ук авыр җинаятьләр, шул исәптән террорлык актлары ясаган өчен зур суммаларда акча тәкъдим итәләр.
Яшүсмерләрне рөхсәт ителмәгән митингларда катнашырга, власть органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә һәм илдәге хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән башка хәрәкәтләргә өндиләр.
Боларны белегез: законсыз акцияләрдә катнашу, власть органнарына карата көч куллану, экстремистик эшчәнлеккә һәм террорлык актлары ясауга чакыру – боларның барысы өчен дә, озак срокларга иректән мәхрүм ителүгә кадәр, җинаять җаваплылыгы каралган. Җаваплылык 16 яшьтән, ә кайбер җинаятьләр өчен 14 яшьтән башлана.
Уяу булыгыз! Челтәрләрдәге таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, шикле сылтамаларга күчмәгез һәм хәтәр гамәлләр өчен җиңел акчалар тәкъдим итүчеләр белән язышмагыз. Барлык шикле тәкъдимнәр турында тиз арада әти-әниләрегезгә яки хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Иминлек һәрберездән башлана!
Арча муниципаль районында террорга каршы комиссия, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев