Бакчачы Рәис Шәкүров: «Бәрәңге утырту белән шөгыльләнә башлаганда, 17 төрле бәрәңге утырттым»
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче, тәҗрибәле халык синоптигы һәм бакчачы Рәис Шәкүров бәрәңге уңышын арттыру серләре белән уртаклашты
Райондашыбыз киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез
1. Туфракны дөрес әзерләү – уңышның яртысы
Бәрәңге яхшы булсын өчен, беренче чиратта – тирес! Көз көне бәрәңге уңышын җыеп алгач та, утыртачак җирегезне тирес белән ашлап, җирне сукалау яхшы. Яз көне исә, җир “өлгергәч”, аны тырмалагыз.
- Җирнең өлгергәнен ничек белергә? Бер уч балчык алып, шар ясагыз. Аннары аны биеккә күтәреп җиргә төшерегез. Әгәр шар таралса, димәк, җир йомшарган, сугарган һәм бәрәңге утырту өчен әйбәт.
2. Утырту вакыты
Җылы, уңдырышлы җиргә бәрәңгене майның беренче ун көнендә, ә иң мөһиме – җөп санлы көннәрдә утыртырга кирәк. Мондый шартларда бәрәңге утырткач, 21 көн эчендә тишелә
3. Сортларны алыштыру – авырулардан саклану чарасы
Файдалы киңәшләрнең берсе – бәрәңге сортларын өч елга бер алыштырып тору. Бу бәрәңгене төрле чирләрдән, шул исәптән фитофтороздан сакларга ярдәм итә. Рәс Шәкүров үзе дә башта 17 төрле бәрәңге утыртып, аннары “Луговская”, “Раймон”, “Разара”, “Удача” кебек иң яхшы дүртесен сайлап алган.
4. Фитофтороздан саклану өчен, утыртуны соңга калдырмагыз!
Бәрәңге якынча өч айда өлгереп җитә. Август аенда еш яңгырлар ява башлый. Менә шул вакытта үсемлекләрдә фитофтороз авыруы башланырга мөмкин. Шуңа да бәрәңге утыртуны озакка сузмагыз – язның җылы көннәрен файдаланыгыз, һәм яңгырлар башланганчы бәрәңгегез уңыш биреп өлгерер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев