erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Белгеч: «Бозыла башлаган продукттагы куркыныч тыштан гына күренми»

Күп хуҗабикәләр, ялгышлык белән, яшелчә яки җиләк-җимешнең күгәргән өлешен кисеп кенә, калганын кулланырга тырыша. Әмма бу адым сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра, дип кисәтә Пирогов университетының Фармация һәм медицина химиясе институты белгече Денис Борозденко.

«Әгәр продуктта күгәрек күренә икән, гөмбәчекләр аның бөтен массаcына үтеп кергән булырга мөмкин. Мондый ризык ашказаны-эчәк юллары проблемаларына, үпкә һәм борын куышлыгының лайлалы катламы ялкынсынуга китерә ала», – дип аңлата белгеч «Российская газета»га биргән әңгәмәсендә.

Борозденко сүзләренчә, күгәргән ризык бигрәк тә астма һәм аллергия белән авыручылар өчен хәвефле: ул авыру өянәкләрен китереп чыгарырга мөмкин.

Белгечләр киңәше бер: күгәрә башлаган продуктны бөтенләй кулланмаска, ә тулысынча утильгә җибәрергә кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев