19 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Район башлыгы Түбән Мәтәскәдә киндер эшкәртү цехы төзелешен тикшерде
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 18 ноябрьдә Түбән Мәтәскә авылында киндер сабагын беренчел эшкәртү цехы ачарга әзерләнүче эшмәкәрләр янында булды. Әлегә цехта монтаж эшләре бара.
-
Арчадагы балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” исеменә лаек булды
Арча районында шатлыклы яңалык: мәктәпкәчә белем учреждениесенең чираттагы зур уңышы — «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә ия булу. Әлеге дәрәҗәле исем 1нче балалар бакчасы коллективының нәтиҗәле, фидакарь хезмәтен тагын бер кат раслый.
-
Казан үзәгендә декабрьдән робот-ташучылар эшли башлаячак
Декабрь башыннан Казанның Вахитов районындагы биш урамында «Яндекс»ның 6 робот-ташучысы эшли башлаячак.
-
Белгеч: «Бозыла башлаган продукттагы куркыныч тыштан гына күренми»
Күп хуҗабикәләр, ялгышлык белән, яшелчә яки җиләк-җимешнең күгәргән өлешен кисеп кенә, калганын кулланырга тырыша. Әмма бу адым сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра, дип кисәтә Пирогов университетының Фармация һәм медицина химиясе институты белгече Денис Борозденко.
-
“Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар” бәйгесе җиңүчеләре “Волга” форумында тәҗрибә алды
Арча районыннан өч укучы - Ранель Гаптелбәров, Ильвина Мәхмүтова, шул исәптән мин, 9нчы сыйныф укучысы Ләйсән Хәлиуллина да, ”Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар” дип исемләнгән республикакүләм сәнгатьле сөйләм бәйгесенең район этабында җиңү яулап, Казан шәһәрендәге “Волга” лагерена “Код доступа-2025” дигән төбәкара форумда катнашып кайттык. Бу өч көнлек форум төрле кызыклы экскурсияләр, мастер-класслар белән күңелемдә уелып калды.
-
«Ак Барс» Мәскәү ЦСКАсына оттырып, икенче зур җиңелүгә дучар булды
Өйдәге бозда Казан командасы Мәскәү ЦСКАсына каршы тора алмады, 1:4 исәбе белән оттырды. Бу инде » Ак Барс» ның үз мәйданчыгында рәттән икенче зур җиңелүе.
-
Казанда Кабан күле буендагы төзелешне җимерергә керештеләр
Белгечләр Казандагы озак төзелешне сүтә башладылар. Сүз Һади Такташ урамында Кабан күле янында урнашкан тугыз катлы бина турында бара, аның төзелешен 2000 еллар ахырында ук туктатканнар.