Арчадагы балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” исеменә лаек булды
Арча районында шатлыклы яңалык: мәктәпкәчә белем учреждениесенең чираттагы зур уңышы — «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә ия булу. Әлеге дәрәҗәле исем 1нче балалар бакчасы коллективының нәтиҗәле, фидакарь хезмәтен тагын бер кат раслый.
Бакча җитәкчелеге иң беренче чиратта коллективка рәхмәт белдерә: әлеге уңыш — педагогларның тырыш, ару-талмас хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук әти-әниләр һәм балаларның актив катнашуы, бер-берсен аңлап, бердәм эшләве дә зур роль уйнаган.
«Бердәм булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Алга таба да шулай ук ярдәмләшеп, бердәмлекне саклап эшләргә язсын», — дип билгеләп Арчаның 1 балалар бакчасы җитәкчесе Алсу Шакирова.
Бакчаның бу уңышы билингваль тәрбия бирү өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеккә һәм заманча алымнарга югары бәя булып тора.

Фотолар балалар бакчасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев