“Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар” бәйгесе җиңүчеләре “Волга” форумында тәҗрибә алды
Арча районыннан өч укучы - Ранель Гаптелбәров, Ильвина Мәхмүтова, шул исәптән мин, 9нчы сыйныф укучысы Ләйсән Хәлиуллина да, ”Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар” дип исемләнгән республикакүләм сәнгатьле сөйләм бәйгесенең район этабында җиңү яулап, Казан шәһәрендәге “Волга” лагерена “Код доступа-2025” дигән төбәкара форумда катнашып кайттык. Бу өч көнлек форум төрле кызыклы экскурсияләр, мастер-класслар белән күңелемдә уелып калды.
Беренче көнне без М.Сәлимҗанов исемендәге актёрлар йортына бардык.Төрле төбәкләрдән җыелган яшьтәшләрем арасында мин үземә яңа дуслар табарга да өлгердем. Аннан Милли китапханәгә юл тоттык. Бу китапханә искиткеч матур, зур бинага урнашкан икән. Һәрбер бүлмә заманча, өр-яңа техника белән җиһазландырылган. Форумның ачылыш тантанасыннан соң, китапханә буенча экскурсия ясагач, лагерьга юнәлдек.
“Волга” лагеры бик зур территорияне алып тора. Мин гаҗәпләнеп бетәргә дә өлгермәдем, осталык дәресләре башланды. Эльмира апа Хамматованың сәхнәдә дөрес итеп чыгыш ясау серләре, сәнгатьле сөйләм нечкәлекләре турындагы фикерләрен кызыксынып тыңладык. К.Тинчурин исемендәге театр артисткасы Резедә апа Саляхова белән очрашу да бик ошады.
Икенче көнне Инсаф Абдуллин, Гүзәл Сибгатуллина, Алинә Хәсәнова, Айдар Камалетдинов, Екатерина Хлебникова кебек күренекле шәхесләрдән осталык дәресләре алдык. Аларның һәрберсе безгә киңәшләрен бирде, үзенчәлекле фикерләрен җиткерде. Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин белән очрашудан үзем өчен күп яңалыклар ачтым.
Бергәләп Байбулат Батулланың “Ядәч!Истә!” дигән нәфис фильмын карап бетерүгә, фильмның төп герое Илһамны уйнаган Юныс Таиров килеп кермәсенме?! Аны төрле сорауларга күмдек, фильм турында фикерләребез белән уртаклаштык. Яраткан журналым “Ялкын” да хезмәт куючылар белән иҗади очрашу-шигырь кичәсе турында да бик күп сөйләп булыр иде.
Форумның өченче көнендә безне Габдулла Тукай әдәби музеена алып бардылар. 1986 нчы елда ачылган бу музейның һәр залы бөек язучыбызның тормышы, иҗаты белән тирәнтен таныштыра. Шагыйрьнең, аның якын туганнарының аз санда сакланып калган шәхси әйберләре турында күп укысам, ишеткән булсам да, үз күзләрем белән күрү бөтенләй башкача икән. Музейда “Шагыйрь мәхәббәте”, “Тукай һәм театр” кебек кызыклы темаларга лекцияләр дә тәкъдим ителә икән.
Көзнең салкынча көннәрен ямьләгән сәхнә осталары белән очрашулар, осталык дәресләрендә катнашу мөмкинлеге биргән әти-әниемә, укытучыларыма, Арча үзәк китапханәсендә эшләүче апаларга, форумны оештыручыларга рәхмәтлемен.
Ә апрель аенда безне Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган “Чәчәкләр китерегез Тукайга” дигән республикакүләм бәйгенең матур мизгелләре көтә.
Ләйсән Хәлиуллина, Түбән Аты мәктәбенең IX cыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев