erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Фатир арендалаганда алданмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә?

Фатир арендасы буенча мошенниклык очраклары кимеми. Белгечләр торак эзләгәндә сак булырга һәм акчаны документлар рәсмиләштерелгәнче күчермәскә киңәш итә.

 

2024 елның августында Арча районында яшәүче бер хатын-кыз интернет аша фатир арендаламакчы була. Социаль челтәрдә урнаштырылган игълан буенча ул аренда өчен алдан түләү сыйфатында 3 мең сум акча күчерә. Әмма акча җибәрелгәннән соң игълан авторы элемтәгә чыгудан туктый.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Тикшерү барышында хокук сакчылары шикләнелүченең Казан шәһәрендә яшәвен ачыклый. Хәзерге вакытта җинаять эше судка җибәрелгән, зыян күрүчегә килгән матди зыян тулысынча капланган.

Хокук саклау органнары фатир арендага алганда төп кагыйдәне истә тотарга чакыра: акчаны торакны шәхсән караганчы һәм килешү төземичә күчерергә ярамый.

«Фатир арендалыйсыгыз килсә, милеккә хокукны раслаучы документларны, хуҗаның паспортын тикшерегез, ЕГРНнан өземтә соратыгыз һәм язма килешү төзелмичә торып акча да, шәхси мәгълүматлар да тапшырмагыз», – дип искәртәләр полиция хезмәткәрләре.

Белгечләр соңгы вакытта мошенникларның ясалма интеллект мөмкинлекләрен дә киң куллануын билгеләп үтә. Нейрочелтәрләр ярдәмендә алар фатирларның бик сыйфатлы фотоларын, хәтта милек хуҗаларының ялган сурәтләрен дә булдыра ала. Кайбер очракларда мессенджерлардагы сөйләшүләрне махсус ботлар алып бара.

Шуңа күрә онлайн аралашу вакытында өстәмә тикшерү чараларын кулланырга киңәш ителә. Әйтик, видеобәйләнеш аша сөйләшкәндә фатирдагы билгеле бер әйберне якыннан күрсәтүне яки подъездга чыгып күрсәтүне сорарга мөмкин. Бу сөйләшүнең чын кеше белән алып барылуын аңларга ярдәм итә.

Шулай ук артык камил күренгән фотоларга да игътибар итәргә кирәк. Ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән рәсемнәрдә кайчак вак детальләрнең бозылып күренүе мөмкин.

Фатир арендасы вакытында игътибарлы булу, документларны җентекләп тикшерү һәм ашыкмыйча карар кабул итү шәхси мәгълүматларны һәм акчаны сакларга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре