erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кабак күп авыртулардан шифа

Кабакның йомшак өлеше генә түгел, төше дә бик файдалы булуын күпләр беләдер, мөгаен.

Алар В төркеме витаминнары: В1, В2, В3, В5, В6, шулай ук калий, магний, фосфор, тимер, бакыр, цинк, селен, май кислоталарына һәм бик күп аминокислоталарга бай.

  Кабакның төше бавыр авыруларыннан файдалы. Ул йөрәк мускуллары эшенә һәм кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозны профилактикалау өчен дә бик яхшы. Алар, шулай ук, инсульт һәм миокард инфаркты кебек кинәт авыруларны кисәтә. Кабак төше кеше гомерен озайта, чөнки анда ике көчле антиоксидант - А һәм Е витаминнары бар.

  Фәнни тикшеренүләр кабак төшенең диабетка һәм яман шешкә каршы үзенчәлекләре булуын да раслый. Моннан тыш, аның составында булган триптофан йокыны нормальләштерүгә ярдәм итә.

  Бу ризыкны ешрак ашагыз, ул күзләр өчен аеруча файдалы. Ә менә ашказаны-эчәк авыруы белән проблемалары булган кешеләргә, бигрәк тә язва, колит һәм гастрит белән авырганда, кабак төшен саклык белән кулланырга кирәк. Ул - бик калорияле ризык, шуңа күрә артык гәүдә авырлыгы булган кешеләргә аны күп ашарга ярамый. Әлбәттә инде, теш эмален дә сакларга кирәк.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-11-11/shifasyn-tiz-siz-rsez-4002807?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://apastovo.ru/news/bakcacylyk/sifasyn-tiz-sizarsez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев