erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кара җимешле-чикләвекле пирог рецепты

Хәзерге вакытта "модадагы" караҗимешле-чикләвекле пирогның рецепты белән уртаклашам. Камыр өчен: 100 гр өй җылылыгындагы каймак, 100 грамм өй җылылыгындагы атланмай, 1 йомырка,1 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1,5 чәй калагы коры чүпрә, чама белән он.

Эчлек өчен: 200 гр төшсез караҗимеш, 200 грамм кибет каймагы, 150 грамм кертылган сөт (сгущенка), 50 грамм әстерхан чикләвеге, 2 йомырка.


Эш барышы: 


Иң элек караҗимешне җылымса суга салабыз да, йомшаргач иттарткычтан чыгарабыз, әче булса шикәр комы салабыз, куе булса кайнаган су салып болгатып куябыз.

 

Барлык катнашмаларны салып камыр басабыз да, бер 15 минут өстен ябып торабыз.

 

Әзер камырны җәябез, майланган табага куябыз, караҗимеш катнашмасын салабыз да җәябез.
 

Йомырканы күпертәбез, каймак, сгущенка салабыз, болгатабыз.


Шушы катнашманы караҗимеш өстенә агызабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Өстенә чикләвек уып салабыз.


Пирогның кырыйларын матур итеп ясыйбыз да, мичкә пешәргә озатабыз. 200 градуска кадәр кызган мичтә 40 минутлап пешә. 

 

Тәмле булсын!!

Автор: Мәрьям МИННЕГУЛОВА

Фото: Мәрьям Миннегулова

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/kara-imeshle-chikl-vekle-pirog-retsepty/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X