erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Каурые ятып торсын»: чеби алганда ничек алданмаска?

Тиздән бар мәшәкатьләре белән бергә чын авыл тормышы башлана. Һәр хуҗалыкта диярлек кош-корт тавышлары ишетеләчәк, абзардагы маллар көтүгә куылачак, ишегалларын җыештыру, бакчаларны рәткә китерү кебек бетмәс-төкәнмәс эшләр… Гадәттә кошчылык белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыкларында сезон март уртасында ачылса, халык бер айлык кошларны апрель ахыры – май башларында ала. Хәер, җылы сарае, уңай шартлары булганнар инде чеби алу хәстәрен күрә дә. (Ватаным Татарстан, Зөһрә Садыйкова)

Мөслим районының Әмәкәй авылында кошчылык белән шөгыльләнүче Ралинә Бәшированың киңәшләре укучыларыбыз өчен файдалы булыр дип ышанабыз.

– Ралинә, каз бәбкәсе, бройлер сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Кош-кортны сыйфатлы, ышанычлы товар җитештерүчеләрдән генә алырга кирәк. Элек без экономия максатыннан, чебиләрне ерактан барып ала торган идек. Юлда чирләткән, «кыздырган» чаклар да булды. Акчаны янга калдырам дип, болай эшләргә кирәкми, чөнки беренче көннәрендә авырган чеби берничек тә сәламәт булып үсә алмый. Шуңа күрә без хәзер кош-кортны эре җитештерүчеләрдән, Актаныш районыннан алабыз.

– Бер тәүлеклек чеби алу отышлымы, әллә бераз үскәннеме?

– Күпләп алганда, бер тәүлеклек чеби алу отышлырак. Эре хуҗалыкларның күпчелеге шулай үстерә, чөнки алар 30 көннән соң ул чебине сата. Бик сирәкләре генә ике ай үстереп, иткә әзерли. Ә казларны бер айлыкларын алырга киңәш итәм, чөнки алар –авыруларга тизрәк бирешә торган кош.

– Бройлерны ничек тәрбияләргә кирәк? Ул нәрсә ярата?

– Бройлерга махсус алар өчен җитештерелгән катнаш ризык бирергә кирәк. Аның составында чебигә үсәр өчен нәрсә кирәк, барысы да бар: витаминнар, борчак, көнбагыш мае, акбур һәм башкалар. Чебинең яшенә карап, аларның составлары аерыла. Төрле үсеш этабында «старт», «предстарт», «рост», «финиш» дигәнне карап алырга кирәк. Чебиләр бер айга кадәр катнаш ризык ашый, күп су эчә. Аннан соң рационнарына мөмкин кадәр күбрәк яшел үлән, кычыткан бирсәң яхшы. Теләсә нинди кош-кортны үстергәндә истә тотарга кирәкле алтын кагыйдә: ул – чисталык. Чебиләрнең асты һәрвакыт коры, чиста булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, алларыннан суны өзмәү кирәк. Моннан тыш, бройлер чебиләрне ишегалдына кызыл тавык кебек чыгарып җибәрергә ярамый. Андый бройлерлар ябык була. Алар өчен махсус челтәр белән уратылган, артык чабып йөрмәслек урын яхшы. Чебиләрнең тере килеш авырлыгы 3,8–4,5 кг кадәр булса яхшы. 5 килограммнан арткан кошларның ите каты була. Тәме дә яшь чебинеке кебек тәмле булмый.

– Казларның нинди токымнарын алырга киңәш итәсез?

– Казларның «Линда» токымын алырга киңәш итәм. Алар безнең климатка яраклаштырылган, авыруларга бирешмәүчән. Аның ите дә тәмле, йомшак була. Тиз үсүе белән дә отышлы.

– Авыру кош алып, аны башкалар янына керткәч, барысы да авырый башлаган очракта, нәрсә эшләргә?

– Кошлар арасында очрый торган иң куркыныч авыру – кош гриппы. Ул хуҗалыкка керсә, бар тырышлыгың җилгә очарга мөмкин. Соңгы кошка кадәр юк ителәчәк. Моннан башка да авырулар очрап тора. Чебиләр сәламәт булып үссен өчен, аларны алып кайтыр алдыннан ветеринар кибетләрдән акбур алып, абзарны эшкәртеп чыгарга кирәк. Бер төр кошны икенчесе белән кушарга һич ярамый. Бигрәк тә каз белән бройлерны. Чөнки казга куркыныч булмаган, җиңелчә генә уза торган чир бройлерны үтерә. Һәм бройлерда булган авыру казны юкка чыгарырга сәләтле. Бигрәк тә бер савыттан ашату куркыныч. Мондый хәлләр еш булып тора. Инде кошлар авырып китсәләр, тиз арада ветеринарга яки даруханәгә барырга кирәк. Аннан соң хәлсез, утырып кына торган чебиләргә игътибарны арттырырга кирәк. Күпләр, барыбер үлә инде дип, кул селти. Болай эшләргә кирәкми. Кеше ветеринарга мөрәҗәгать итсен иде.

– Кош-корт сатып алганда, ничек алданмаска?

– Кошчылык белән берничә ел шөгыльләнгән танышларыгыз булса, иң элек киңәшне шуннан сорарга була. Күпләп кош алганда, арзанга кызыгып алданмау хәерле. Чөнки яхшы чеби кыйммәт була.

– Йомырка салмый торган тавык токымы булырга мөмкинме? Тавыкның йомырка салмавына нәрсә сәбәпче була ала?

– Андый токымнар булуын бер дә ишеткәнем юк. Миңа калса, тавыкның йомырка салмавы авыруга бәйле. Шуның өчен тавыкларга да вакытында витаминын бирергә, ашавын карарга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чебиләрне ничек тәрбиялисез?

Зөмәрия Сәлимова, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы:

– Мин чебиләрне үзебез өчен генә ел да инкубаторда чыгарам. Әлеге вакытта йомырка сала торган чебиләргә куйдым. Апрель уртасында, инкубатор бушагач, соры эре каз йомыркаларын урнаштырачакмын. Күркәләрне үзем чыгармыйм. Аларын бер айлыкларны сатып алам, чөнки әлеге кошларны үстерү катлаулырак, бик белеп карарга кирәк. Чебиләрне, чыгуга ук, лампа астына җылыга, тартмага урнаштырам һәм асларын гел алыштырып, чистартып торам. Беренче биш көндә чиста тукыма җәям, аннан вак йомычка яки печән вагы таратам. Беренче көннән йомырка ашатам. 4–5 нче көннәрдә ипи куша башлыйм. Шулай ук бераздан фураж (тегермәндә тарттырылган арпа, бодай, көнбагыш, кукуруз) бирәм. Эчәргә беренче 10 көндә чәй куям. Аннан – кайнаган, 15 көннән соң чиста суга күчерәм.

Гөлүсә Габдрахманова, Азнакай районы Беренче Май авылы:

– Безнең авылда бер көнлек чебешләр алучы юк инде. Апрель, майда бер айлыкларны алабыз. Элеккеге елларда февральдә үк бер көнлекләрне алып, өйдә күп үстердек. Тик аның мәшәкате зур. Тәрбия күп сорыйлар, исе дә өйгә сеңә. Хәзер алай мәшәкатьләнмибез инде. Зурларны карап үстерү күпкә уңайлырак.

Ничек алданмаска? 

Ветеринар, кош-корт сатучы Зөлфия Шәйхелисламовадан киңәшләр:

1. Әгәр мөмкинлек булса, кошларны бер генә кешедән сатып алырга тырышырга кирәк. Беренчедән, бу ышанычлы, икенчедән, микрофлора өчен дә яхшы.
2. Шулай ук чебиләрне алып килгән машинаның эче дә чиста булу бик мөһим. Үз-үзен хөрмәт иткән кошчы машинаны гел чиста-пөхтә, тәртиптә тота, кошлар торган тартмаларны юа.
3. Чебешләрнең каурый, йоннары тырпайган булмаска, күзләре тонык, күз агы кызыл түгел, ә ачык, түгәрәк (озынча күзле кош авыру була), чеби үзе тере, хәрәкәтләнүчән булырга тиеш.
4. Тәүлеклек чебине аркасына яткырып тикшереп карарга киңәш итәм. Тиз генә аягына баса икән, яхшы. Ә инде егылгач, озак тора алмый ятса, өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә яки төзәлеп бетмәгән икән, авыру булырга мөмкин. Шулай ук кендек шар сыман кабарган да булмаска тиеш.

Безне ничек алдыйлар?

Алыпсатарлар бер көнне күпмедер чебине сатып, калганнарын машинада төн чыгартырга мөмкин. Икенче көнне тагын чыгып китәләр. Урамда эссеме-салкынмы, кош-корт ашаганмы-юкмы – анда аның эше юк. Шуңа күрә авыл халкы, андый машиналардан алганда, бик сак булсын иде. Карап торышка ук начар, хәлсез, ябык булганнарны алмаска кирәк.

Татарстанда кош-кортка уртача бәяләр

Бер тәүлеклек бройлер – 90 сум
Бер тәүлеклек күркә  – 470 сум
Бер тәүлеклек каз бәбкәсе – 280 сум
35 көнлек бройлер – 355 сум
19 көнлек үрдәк – 230 сум
20 көнлек мулард токымлы үрдәк – 420 сум

Чыганак Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X