erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көн саен ничә кисәк сарымсак ашарга кирәк?

Сарымсак иммун системасын ныгыту өчен аеруча мөһим

Галим Дмитрий Куликов сарымсакның файдалы үзлекләрен әйткән. Ул йөрәк һәм эчәклек өчен файдалы, ә гастрит булганда – зыянлы. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Сарымсак эчәклек микробиотасы составына уңай йогынты ясый. Ул патоген микрофлорадан котылырга ярдәм итә. Сарымсак метеоризм, колит, энтероколит, эч кату, аппендикс ялкынсыну вакытында дару буларак кулланыла, үт сыеклыгы бүленеп чыгу, ферментлар секрециясен яхшырту, ашказаны согы ясалу өчен бик яхшы диетик ризык санала, канда холестерин һәм глюкоза микъдарын киметә, матдәләр алмашын яхшырта, аеруча диабет белән авыручыларда һәм симезлектән интегүчеләрдә», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, сарымсак иммун системасын ныгыту өчен аеруча мөһим. Салкын тию, тамак авырту, ОРВИ, грипп вакытында сарымсак, составында полифеноллар, кверцетин, фитонцидлар күп булу сәбәпле, тизрәк терелергә ярдәм итә.

Сарымсак йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы йогынты ясый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта, аларны эластик итә.

Ләкин! Сарымсакка сизгерлеге югары булган, бөерләре хроник авырткан, гипотиреоз, гастрит, ашказаны һәм эчәклектә җәрәхәте булган кешеләргә, йөкле һәм имезүче аналарга сарымсак ашарга ярамый. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә дә сак булырга кирәк – булган авырулары көчәймәсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Куликов сүзләренчә, көненә 1-2 теш сарымсак куллану организмга актив кушылмаларның оптималь күләмен бирә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

https://agryz-rt.ru/news/slamtlek/kon-saen-nica-kisak-sarymsak-asarga-kirak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев