erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көнгә ничә мандарин ашарга ярый?

Кешегә көненә 200-250 граммнан артык мандарин ашамау хәерле

Бу турыда РИА Новости диетолог Антонина Стародубовага сылтама белән хәбәр итте.

«Мандарин «Яңа ел җимеше» дип атала. Ул нәкъ менә Яңа ел алдыннан өлгерә. Максималь файда алу өчен, аны көненә 200-250 граммнан артык ашамау хәерле», – ди Стародубова.

Аның сүзләренчә, мандаринның калориялелеге чагыштырмача зур түгел – 100 граммда 38 Ккал.

Туклыклы матдәләр составы – нигездә углеводлар, 100 грамм мандарин йомшагында 8 граммга кадәр.

erid: 2VtzqxY7mBH

Ләкин олы кеше дә цитруслыларны, аерым алганда, мандаринны күп ашаса, псевдоаллергия реакциясе барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта кычыну һәм тәндә тимгелләр барлыкка килә», – ди белгеч.

Стародубова сүзләренчә, мандариннар – С витамины чыганагы, аларда В төркеме витаминнары, каротиноидлар – А провитамины, минераль матдәләр, клетчатка, органик кислоталар, биофлавонидлар бар.

100 грамм мандаринда С витаминының көнлек нормасының 40 проценты бар, ди диетолог.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев