Ни өчен чикләвекне ашар алдыннан суга салып тотарга кирәк?
Моны белү мөһим!
Суга салып тотсаң, чикләвек төшендәге фитин кислотасы күләме кими. Кислота күләме кимегәч, организм файдалы матдәләрне яхшырак үзләштерә. Организмга чикләвекне эшкәртү дә җиңелрәк булачак. Тузаннан һәм башка пычрак матдәләрдән арындыру өчен суга бераз тоз өстәргә киңәш ителә.
Чикләвекләрне чылату өчен күпме вакыт кирәк?
1. Әстерхан чикләвеге - 8 сәгать
2. Бадәм (миндаль) - 12 сәгать
3. Пекан - 8 сәгать
4. Кабак төше -7 сәгать
5. Макадамия - 4 сәгать
6. Эрбет чикләвеге - 8 сәгать
7. Фундук - 8 сәгать
8. Акажу (кешью) — 6 сәгать
9. Җитен орлыгы - 6 сәгать
10. Люцерна орлыгы — 12 сәгать
11. Брокколи орлыгы - 8 сәгать
Мондый чикләвекне суыткычта 5-7 көн сакларга була, аннары чикләвекләр күгәрә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев