Рамазан аеның икенче ун көне - мәгърифәт көннәре
Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Рамазан аеның беренче ун көне – рәхмәт, икенче ун көне – мәгъфирәт, өченче ун көне – җәһәннәмнән котылу. Кем бу айда үзенең малын сарыф итсә, Аллаһ аны уттан саклар», - дигән.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай ди:
«Аллаһтан ярлыкау сорагыз.
Һичшиксез, Аллаһ - Гафу Итүче, Рәхимле»
(«Әл-Мүззәммил» сүрәсе, 20-нче аять)
«Раббыңны мактап тәсбих әйт һәм Аннан гафу сора.
Һичшиксез, Ул - тәүбәләрне Кабул Итүче»
(«Ән-Нәср» сүрәсе, 3-нче аять)
Менә берничә дога-истигъфар (гөнаһлар өчен тәүбә итү догасы):
1️⃣
اللْهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүнн түхиббүл-гъәф-үә фәгъфү гъәнний]
«Аллаһым, чынлыкта, Син - Гафу Итүчесең, кичерүне сөясең, мине дә кичерсәңче».
Пәйгамбәребез (салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм) бу доганы Кадер кичендә укырга тәкъдим иткән.
2️⃣
اللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّي
لا إِلَهَ إِلا أَنْتَ
خَلَقْتَنِي وَأَنَا عَبْدُكَ
وَأَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ
أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ
أَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَيَّ
وَأَبُوءُ بِذَنْبِي فَاغْفِرْ لِي
فَإِنَّهُ لا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلا أَنْتَ
[Әллааһүммә Әннтә Рабби
Ләә иләәһә илләәәә Әннтә
ХаләКЪтәний үә әнәә гъәбедүкә
Үә әнәә гъәләә гъәһдикә үә үәгъдикә мә-стәТЪагътү
Әгъүүҙү бикә минн шәрри мәә СЪанәгътү
Әбүүүү-ү ләкә бинигъмәтикә гъәләййә
Үә әбүүүү-ү биҙәмбий фәГЪфир лий
Фә-иннәһүү ләә йәГЪфиру-ҙҙүнүүбә илләәәә Әннтә]
«Аллаһым, Син - минем Раббым.
Синнән башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк.
Син мине яраттың (бар кылдың) һәм мин - Синең колың.
Сиңа тугры һәм күндәм булачакмын дип, биргән антымны көчемнән килгәнчә үтәргә тырышам.
Кылган ялгышларымның һәм гөнаһларымның зарарыннан яклау эзләп, Синең рәхмәтеңә сыенам.
Син биргән барча нигъмәтләр өчен шөкер итәм һәм Синнән гөнаһларымны кичерүеңне үтенәм.
Гафу ит, чөнки Синнән башка гөнаһларны кичерүче һичкем юк».
3️⃣
سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَ بِحَمْدِكَ
أشْهَدُ أنْ لا إلهَ إلَّا أنْتَ
أسْتَغْفِرُكَ وَ أتُوبُ إلَيْكَ
[Сүбехәәнәкә-Ллааһүммә үә бихәмдик(ә),
әшһәдү әлләәәә иләәһә илләәәә Әннтә,
әстәГЪфирукә үә әтүүбү иләййййк]
«Аллаһым, Син барча кимчелекләрдән пакьсең һәм Сиңа барча мактау.
Синнән башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк дип, шаһитлык кылам.
Синнән ярлыкавыңны сорыйм һәм Сиңа тәүбә итәм».
4️⃣
رَّبِّ اغْفِرْ وَارْحَمْ وَأَنتَ خَيْرُ الرَّاحِمِينَ
[Рабби-ГЪфир үә-рхәм үә Әннтә ХЪайру-рраахимиииин]
«И, Раббым, ярлыка һәм мәрхәмәт ит. Син - рәхимлеләрнең иң яхшысы»
(«Әл-Мүэминүн» сүрәсе, 118-нче аять)
5️⃣
اللّهُـمَّ اجْعَلْنِـي مِنَ التَّـوّابينَ
وَاجْعَـلْني مِنَ المتَطَهّـرين
[Әллааһүммә-дҗегъәлний минәт-тәүвәәбийййн
Үә-дҗегъәлний минәл-мүтәТЪаһһирийййн]
«Аллаһым, мине тәүбә кылучылар рәтеннән итсәң иде һәм мине чистарынучылар исәбенә кертсәң иде».
- Шунысын да онытмаска кирәк, әгәр гөнаһ кемнең дә булса хакы белән бәйле икән (үпкәләткән, рәнҗеткән, кыерсыткан, хурлаган булсагыз), иң элек шул кешедән гафу сорарга кирәк.
Аллаһы Тәгалә барча тәүбәләребезне кабул итеп, гөнаһларыбызны кичерсен һәм безне тәмуг утыннан сакласын! Әмиин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев