erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Рамил Мөхетдиновтан тәмле катык ясау ысулы

Дусларым, Сезнең белән катык ясау серләре белән уртаклашасым килә. Бу минем өченче тапкыр катык ясавым. Алдагы икесен үзем өчен генә ясаган идем... Бик тәмле булды. Соңгысының һәр адымын фотога һәм видеога төшереп барырга тырыштым. Хәтта катык ясау өчен махсус термометр сатып алдым. Температура режимын да саклау зарур бит.

Сезнең өчен катык ясау ысулы:
 1. Яңа сауган җылы сөтне алабыз. (Мин 8 литр сөтне төп нигездә яшәүче әнием һәм энемнең гаилә фермасыннан алдым. )
 2. Сөтне эмаль кәстрүлгә салып әкрен утта кайнарландырабыз.
ИГЪТИБАР!!! Кайнатып чыгарырга ярамый!!!
Минем сөт 2 сәгать ярым(20:00-22:30) кайнарланды. Температурасы 90°С ка җиткәнче кайнарландырабыз һәм сүндерәбез.
3.  90°С ка җиткән сөтнең өстенә җыелган саргылт массасын җыеп алабыз. (Җыеп алынган масса сөзмә дип атала икән. Аны салат ясаганда кулланырга була.) Бу катыкта төерләр булмасын өчен эшләнелә. (Сөтне марля яисә вак сеткалы сөзгеч аша сөзсәң дә була...) Мин җыеп алуны кулайрак күрдем, чөнки кайнар сөтне күтәреп йөрү уңайсызрак... Куркыныч та...
4. Кайнарланган сөтне 30-35°С ка кадәр суытабыз.
Мин сөтне кич (20:00-22:30) кайнарлаткан идем. Шуңа күрә аны иртәнгә кадәр плитә өстендә калдырдым. Иртән (7:30да) температурасын үлчәп карадым. Нәкъ тиешенчә булган.
5. 30-35°С ка кадәр суынган сөткә әзерләнгән оеткы салабыз һәм яхшылап болгатабыз.
Оеткыны төрле ысул белән ясарга була:
а) Кибет катыгы һәм кибет каймагын кушып (1савыт катык һәм 3-4 аш кашыгы куе каймак)
б) Алда ясалган катыкның оеткысы.
Мин алда ясалган катыкның оеткысын кулландым. 1литр сөткә 100гр оеткы. Минем очракта - 8 литр сөткә 1литр тулырак тулмас (800гр) оеткы.
 6. Сөтле кәстрүлне яхшылап төреп җылы урынга куябыз. Минем кәстрүл төрелгән хәлдә бер тәүлектән артыграк торды.                                                        (Беренче көннең  7:45тән икенче көннең 10:15енә кадәр.)
7. Икенче көндә катык үз куелыгын алган була. Әчкелтем массага әйләнә. Кашыкны тыгып куйсаң, кашык басып тора;)
8. Катыкны пыяла савытларда, минем очракта банкаларга, бушатабыз. Минем 8 литр катык килеп чыкты! Шәп бит!!!
9. Банкаларга тутырылган катыкны суыткычка урнаштырабыз. Ул суына һәм тагын да ныгый.
10. Катыкны тәмләп ашасагыз да була. Әйе ашасагыз... Катыкны бездә ашыйлар. Агач кашык белән ашыйсың. Тәменчә  бал яки шикәр комы салырга була. Катыгыгыз тәмле булсын!
Менә шулай, Дусларым! Катык әзер дә булды! Тәмле булсын!
Әлеге ысулдан файдалансагыз мине дә билгеләргә онытмагыз яме;) Уңышлар Сезгә!!!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://vk.com/minarslangali?w=wall11523980_3420

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев