erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сливадан телеңне йотарлык тәм-том: джем, повидло соус, кетчуп, сок ясау ЫСУЛЫ

Слива җимешеннән кайнатма, сок кына түгел, тәмледән-тәмле соус, кетчуплар да ясарга мөмкин. Иң җиңел эшләнелә торган иң “тәмле” рецептларны тәкъдим итмәкчебез.

Сливадан джем

Шикәре бик аз гына күләмдә булган хуш исле джем килеп чыга. Кирәк булачак: 2 кило өлгереп җиткән слива, 10 аш кашыгы шикәр комы, 2 корица таягы. Сливаны юып, төшен алабыз. Җимешне шикәр комы һәм корица белән бергә кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Салмак кына утта, болгата-болгата, 20 минут кайнатабыз. Шуннан җимешләрне иләк аша үткәрәбез. Салмак кына утка куеп, тагын 40 минут чамасы кайнатабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Сливадан повидло

Аны десерт яки бәлеш-бөккәннәр эчлеге сыйфатында кулланырга мөмкин. Кирәк булачак: 3 кило слива, 3 кило шикәр комы, 1,5 стакан су. Сливаны юып, төшен алабыз да кәстрүлгә салабыз. Суга шикәр комы кушып, сироп кайнатабыз. Сиропны җимеш өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз. Шуннан салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Төнгә суытырга калдырабыз. Иртә белән яңадан утка куябыз: кайнап чыккач, салмак кына утта тагын 10 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, кабаттан ике тапкыр шулай эшлибез. Кайнар повидлоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үз согындагы слива

Шикәр комын сливаның ни дәрәҗәдә татлы-тәмле булуыннан чыгып алырга кирәк. Кирәк булачак: 2 кило слива, 0,5 кило шикәр комы (слива тәмам өлгереп җиткән, бик тәмле булса). Сливаны юып, суын саркытабыз. Төшен алып, өстенә шикәр комы сибә-сибә, банкаларга тутырабыз. Банкаларны кайнап торган суга утыртып, стерильләштерәбез. Сливалар төпкә утыра башлагач, банканы тутыру өчен, җимешләрне өстәп торабыз. Стерильләштерү барышында сливаның согы чыгачак, шикәр комы эриячәк. Шуннан банкаларны тимер капкач белән ябып, астын-өскә әйләндереп куябыз. Өстенә җылы әйбер ябып, бер тәүлек тотабыз

Калган рецептларны сылтама буенча укый аласыз: https://vatantat.ru/2023/07/30710/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев