Сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында санлы технологияләр киң кулланыла.
Орлык әйләнешен күзәтү һәм контрольдә тоту максатыннан Россиядә ФГИС «Орлык» федераль дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Әлеге система орлыкларның җитештерелүеннән алып аларны куллануга кадәр булган барлык этапларны бердәм электрон базада теркәү өчен булдырылган. Төп максаты – чәчү материалларының сыйфатын һәм аларның закон нигезендә әйләнешен тәэмин итү. Система ярдәмендә орлыкның кайда җитештерелгәнен, нинди сортка караганын, аның сыйфатын раслаучы документларны һәм кайсы хуҗалыкта кулланылуын күзәтергә мөмкин. Әлеге программада хэрбер авыл хужалыгы продукциясен житештеруче хужалыклар , шул исэптэн фермерлар да теркәлергә тиеш. Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, аларның җирләрендә тикшеру узмаган, сыйфатсыз орлык чәчү чүп үләннәренең күп мәйданнарга таралуына китерә.
Мисалга, Арча районында 98 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар. Шуның 7000 гектары, ягъни 7 проценты фермерларга һәм ЛПХ туры килә. Аларның җирләрендә начар сыйфатлы тубән репродукцияле орлык куллану шул бер кашык дегет булып тора да инде. Түбән репродукцияле һәм орлык материалының тикшертмичә чәчелү очраклары фермерлар арасында еш очрый. Мондый хәлнен кабатлануы түбән уныш алуга һәм басуларнын чүп үләне басуына китерә.
Күпьеллык үләннәр мәйданнары 5 елдан арта икән, ул инде картайган булып санала. Аны яңадан сукалап чәчәргә яки башка төрле культураларга күчәргә кирәк. Былтыр бу мәсьәләдә күп фермерларга кисәтү ясалды. Башка районда тиешле таләпләрне үтәмәүчеләрне җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы аша судка бирү очраклары да бар. Элеге практиканы куллану законны бозмаска, һәркем өчен тиеш булган таләпләрне үтәргә ярдәм итәр иде.
Сыйфатлы орлык кына тигез тишелеп чыгып, үсемлекләрнең яхшы үсешен тәэмин итә һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.
Раис Фәттахов, Россельхознадзорның Татарстан идарәсе фитосанитария hәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев