erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзеңнән башка кредит алсалар нишләргә?

Алданмагыз

Әңгәмәдәш – Арча районы эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафил Габдрахманов.

– Рафил Рафисович, кешенең үзе белән элемтәгә чыкмыйча да, аның исеменә кредит алу очраклары бар, дип ишеттек. Бу дөрес хәлме?

– Кызганыч, андый очраклар бар. Мошенниклардан төрлечә алдану очраклары булып тора. Быел Арча районында 180 алдану очрагы теркәлде. Шулар арасында кешенең шәхси мәгълүматларын (паспорт) кулланып, микро оешмалардан кредит алу очраклары күбәйде.

– Зыян күрүче үзенең исеменә кредит рәсмиләштерүләре турында белми дә каламы?

– Әйе. Кеше үзенең исеменә кредит рәсмиләштерүләре турында күп очракта белми дә кала. Күпмедер вакыт үткәннән соң гына, зыян күрүченең электрон почтасына яисә почта бүлекчәсе аша теркәлгән яшәү урынына хат килә.

– Бу очракта кешенең шәхси мәгълуматлары үзенең катнашыннан башка ничек мошенниклар кулына эләккән?

– Шәхси мәгълүматларның (паспорт) мошенниклар кулына эләгү ысуллары күп төрле. Шуларның берничәсен генә атап үтәм. Интернетта шикле сайтларда шәхси мәгълүматларны язып анкета тутырулар, шундый ук сайтларда теркәлүләр, башка төрле дәүләт сайтлары исеменнән сораштырулар уздыруда яисә юридик, социаль ярдәм күрсәтергә теләгән сайтларда катнашуларның ахыры кызганыч тәмамланырга мөмкин. Чөнки бу сайтларның төп максаты – кешенең шәхси мәгълүматларын туплап, мошенникларга тапшыру.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шәхси мәгълүматлар мошенниклар кулына эләгеп, синең катнашыңнан башка кредит рәсмиләштерсәләр – бу очракта нишләргә?

– Әгәр дә зыян күрүченең электрон почтасына яки яшәү урыны буенча почта бүлекчәсеннән кредит алу турында хат килеп төшә икән – кичекмәстән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Полиция бүлегендә бу эш буенча җинаять эше ачылачак. Җинаять эше ачылганнан соң полиция хезмәткәрләре зыян күрүчегә кирәкле документларны тапшыра һәм ул җәмәгать судына барып гариза яза. Соңыннан җәмәгать суды карары нигезендә зыян күрүче өстеннән законсыз рәвештә алынган кредит суммасы төшерелә.

– Әгәр дә кредит алу турында хат килеп төшүгә, зыян күрүче куркып, кредит суммасын түләсә?

– Әгәр дә кеше бернинди дә кредит алмаган булса, кредитны түләмәскә кирәк. Әгәр дә аз гына булса да түлисез икән инде, ул вакытта сез бу кредитны үзегезнеке итеп таныган булып саналасыз һәм сумманы тулаем дәрәҗәдә түләргә тиеш буласыз.

– Газета укучыларыбызга киңәшләрегез.

– Йомгаклап шуны әйтәм, элемтә операторлары, полиция, тикшерү комитеты һәм ФСБ исеменнән шалтыратсалар, аларның күрсәтмәләрен телефон аша беркайчан да үтәмәгез, смс-хәбәрләр аша килгән кодларны, банк реквизитларын, шәхси мәгълүматларны беркая да һәм беркемгә дә җибәрмәгез, белгертмәгез, әйтмәгез. Алданмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев