12 балалы һәм 34 оныклы гаилә Арча стадионында бәйрәм итә
Бу кызыклы!
Кичке сәгать 5тән соң Арчаның Казансу паркына төшеп барыш. Арча тавыннан төшүгә юлымда бер көтү бала-чага белән "Казан арты" тарих-этнография хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева очрады. Янында таныш түгел ханымнар да бар. "Нишләп йөрисез? Берәр төрле чара оештырасызмы әллә?" -- дип сорадым Гөлүсәдән. Гөлүсә бик ачык кеше, елмаеп: "12 балалы Галәветдиновлар гаиләсе Сабантуй-гаилә бәйрәмен оештыралар. Мине дә дәшми калмыйлар. 12 баланың берсе -- Миләүшә белән бергә укыдык без", -- дип сөйләде.
Әниләре Тәзкирә ханым исән түгел икән инде. Әтиләре Тәбрис яңадан өйләнеп, Ташкичүдә төп йортта яши. Балалар инде хәзер үзләре башлы-күзле. Кайсы Казанда, кайсы Арчада яши. 12 балалаы гаиләдә 34 онык. Төп йортка кайтып-килеп йөриләр. Ә монда Арча стадионына, Казансу паркына ел да җәен Сабантуй-гаилә бәйрәмен үткәрергә җыелалар. Стадион янында чыршылар арасында табын корып, төрле уеннар оештырып, бик матур ял итәләр. Бу гадәткә кергән инде. Без бу зур гаиләгә исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев