erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

400 метрны йөгерде дә егылды. Йөгереп килеп, торгыздык, тагын йөгерде

Бу үзенә күрә чаңгы шуу гына түгел, ярыш та.

Үткән җомгада “Россия чаңгы юлы – 2024” көнен билгеләп үттеләр. Бакча яшендәге балалардан алып, мәктәпләр, өлкән яшьтәгеләргә кадәр килгән иде. Узган ел көзен 85 яшен тутырган ветеран педагог Ягъфәр Шәмиев каламы соң?! Аның йөрәге түзми, килә. Шулай ук ветеран педагог Руфинә Гәрәева да чаңгыда. “17 февральдә, Алла бирсә, 75 яшь тула, – диде ул. – Мин 6нчы класстан чаңгы шуам. Чаңгы миңа сәламәтлек бирә. Бер чаңгы белән генә түгел, спортның күп төре белән шөгыльләнәм. Пенсионерларның республикадагы спартакиадасына 13 ел була, шуның ун елында катнаштым. Мин волейбол, баскетбол бик каты уйный идем. 70тән соң 1 км.га йөгерү буенча алдагы елны 3нче урынны алган, идем, хәзер менә 2нче урынны алдым”. Сүзгә җитез чаңгычы Ленар Заһидуллин кушылды. “Пенсионерлар спартакиадасында безнең арчалар 1нче урынны алды. Мин шунда идәннән этелү буенча (отжимание) республикада 1нче урынны алдым. 44 тапкыр отжиматься иттем! Иң авыр дистанция 800 метрга минем хатын Рәдинә йөгерде. 400 метрны йөгерде дә егылды бу. Шуннан йөгереп килеп, торгыздык моны, тагын йөгерде бу. Туктап калган булса, безнең команда 1нче урынны ала алмый иде”, – диде. “Мин ул заманда чүгәләп һәм торып (приседание) ясап, җиңү яуладым. ГТО да тапшырып йөрдек әле!” – диде Руфинә Гәрәева. Әнә шулай хатирәләрне яңарттык.

Арчаның 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева да биредә.  Чаңгы костюмы үзенә килешеп тора. “Бездән башка нинди чаңгы ярышы инде ул?!” – дип, шаяртып сөйләшеп тә алды.

– Менә без кар төшүгә Арча педагогия училищесында студентлар белән ноябрьдән чаңгы шуа идек инде, – дип үз фикерен белдерде Ягъфәр Шәмиев. – Хәзер балалар чаңгы шумый. Моңа физкультура укытучылары да гаепле. Чаңгы  дәресләрен кар төшүгә башларга кирәк.

Ә бүген биредә күңелле! Район башлыгы Илшат Нуриев Чаңгы юлы көне белән котлады, исәнлек-саулык теләде, сәламәтлекне саклау өчен чаңгы шуарга өндәде. Чәйләр кайнап, коймаклар пешеп торды. Бар да чаңгыда, башта кечкенә балалар старт алды, аннан башлангычлар, уртанчылар, югары сыйныфлар, хатын-кызлар, ир-атлар, 50дән узганнар, өлкән яшьтәгеләр. Кәефләр яхшы. Әнә, эшмәкәр  Роза ханым Шәйхетдинова, ун ел чаңгы шуам инде, ди. Арчага да яхшы, заманча бер чаңгы трассасы кирәк, ди. Чаңгыга беренче тапкыр басканнар, рәхәт икән чаңгы шуулар, ди. Бу үзенә күрә чаңгы шуу гына түгел, ярыш та. Шуабызмы чаңгы? Шуабыз!

Ир-егетләр

  1. Булат Шәйхетдинов (Ташкичү)
  2.  Рүзәл Әүхәдиев (Ашытбаш)
  3. Булат Галиев (АПК)

Хатын-кызлар

1.Гүзәл Җамалиева (11нче бакча)

2. Гүзәл Абдуллина (5нче гимназия)

3. Айгөл Газизова (11нче бакча)

Ир-атлар 50+

1.Васыйл Шакиров (Лесхоз мәктәбе)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2. Рифат Мөхәммәтсафин (Г.Курсави ис. лицей)

3. Илдус Солтанов (“Татавтодор“)

Хатын-кызлар 50+

1.Земфира Гыйләҗиева (“Татавтодор“)

2. Роза Шәйхетдинова (Арча)

3.Роза Хәйретдинова (Курса разъезды)

Ир-атлар 65+

  1. Ленар Заһидуллин (Арча)
  2. Зөфәр Ильясов (Арча)
  3. Ягъфәр Шәмиев (Арча)

Хатын-кызлар 60+

1.Руфинә Гәрәева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X