erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Әбиләргә – 90 яшь

Котлаулар

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов Орнашбаш авылында яшәүче Фатыйма Сабированы, Югары Пошалым авылында яшәүче Разыя Гарипованы 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, район җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Разыя әби Югары Мәтәскә авылында туган. Казанбаш мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлагач, туган авылында атлар карый. 1956 елда Югары Пошалым егете Рамазан Гариповка кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Фатыйма әби Югары Аты авылында туа. Ул да җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1959 елда Орнашбаш авылына килен булып төшә. 1990 елда лаеклы ялга чыга, әмма эшләвен дәвам итә.

Ире Кави белән бер кыз үстерәләр, кызлары Гөлүсә Зур Бирәзә авылында яши.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре