Алар барысы да бер
Үзеңнән булмагач, аңа сылтарга телисеңме?
Газетада берәү дөнья бетереп кайнанасын яклаган. Шуны укыганнан соң саруым кайный башлады, шул хатынның йөзенү карап дөресме, дип сорыйсым килде. Кызык, нишләр иде икән. Чөнки кайнаналарның барысы да бертөрле, елан калдыклары.
Кайнанам үзәгемә үткәнгә шулай язам. Мин иремне яратып, озак очрашып йөреп кияүгә чыктым. Әни дә, танышлар да булачак кайнанамның явыз хатын булуы турында кисәтеп килделәр, югыйсә. Юк, алар бернәрсә белми, яхшы кеше ул, имеш. Яши башлап берничә ай үтүгә әниләрнең дөрес булуларын аңладым. Тик соң иде инде, терсәкне тешләп булмый.
Ирем дә аның кубызында бии. Имеш, мин хаклы түгел, әнисен тыңларга кирәк. Олы кеше дөрес әйтә. Ярый, түздем. Бер ел, ике, өч... Нәрсә әйтсә дә дәшмәскә тырыштым. “Үз оябызны булдырыйк, әнигә иптәшкә әти бар”, – дип карадым иремә. Юк, алар олы инде, калдырып чыгып китә алмыйм. “Бик китәсең килсә, юлыңа ак җәймә, – дип чырылдады безнең сөйләшкәнне тыңлап торган кайнанам. – Кемгә кирәк соң син, бала да таба алмыйсың”.
Монысы мнде соңгы чик булды. Иң авырткан җиремә басты. Беренче тапкыр гына түгел, җай чыккан саен гел искә төшереп тора ул аны. Әйе, өч ел яшәсәк тә, балага узмадым. Табибларга да күренеп карадым, син сау-сәламәт, бала таба ала торган хатын, диделәр. Иремне дә чакырдылар. Тик ул аяк терәп каршы торды. Дөресрәге, ул түгел, анасы. “Син әле минем улымны чирләшкә, дисеңме? Үзеңнән булмагач, аңа сылтарга телисеңме? Менә әйтте диярсең, икенче хатынга өйләнсә, шунда ук баласы туачак”.
Түзмәдем, беренче тапкыр тозлап-борычлап әйттем дә, әйберләремне җыеп әниләргә кайтып киттем. Ирем артымнан карап калды, әмма бер сүз дә дәшмәде, туктатмады да. Алай ганмы, әнисе сүзе белән аерылышырга бирде, өйләнде. Күрше авыл кызын алды. Ә мин шәһәргә киттем. Әлбәттә инде, ялгыз калмадым. Ирем яхшы кешегә ошаган болай, игезәк кызларыбыз туды. Ә беренче иремнең бу хатыныннан да баласы булмаган. Ул минем кебек түзеп тә тормаган, кул селтәп чыгып киткән. Нигә өч ел буе түзеп яшәгәнмендер, белмим. Шуңа тормыш барып чыкмаячагын белсәң, вакытында араны өзәргә кирәк. Һәркем бәхеткә лаек.
Ильмира.
Әтнә районы - Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев