«Алгарыш» яшьләр үзәге бинасын төзүчеләр
Таныш булыйк. Төзүчеләрнең хезмәтләре бик зур.
"Алгарыш" яшьләр үзәге бинасы реконструкцияләнеп, 2025 елның 30 декабрендә ачылды. Без аны элеккеге котельный бинасы буларак беләбез. "Бу бина, хәтерем ялгышмаса, 80нче елларда төзелгән бина, - диде безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин. - Зур үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Тышкы стеналарын сүтеп җыярга туры килде. Бинаны реконструкцияләү 143 млн. сумга төште".
Әлеге бинаны "Эталон групп" ширкәте үзгәртеп корды. Җитәкчесе Булат Гыйльфанов белән сөйләштек. "Проект буенча бинаның түбәсен, идәннәрен яңадан эшләү, стеналарын штукатурлау һ.б. эшләр каралган иде, - дип сөйләде ул. - Эш барышында төп бинаның стеналары төрле сорттагы материаллар белән эшләнгәне ачыкланды. Нәтиҗәдә бинаның стеналары ярылып, начарланып беткән иде. Шуңа күрә стеналарны яңадан сүтеп эшләргә туры килде. Проектка үзгәрешләр кертеп, эшләү срогы да озынайды. Җыеп әйткәндә, обьект элек бөтенләй икенче максатка эшләнгән булган. Шуңа да бинаны яшьләр үзәге итеп үзгәртеп кору өчен район җитәкчелеге белән берлектә күп көч, тырышлыклар куелды. Район җитәкчелегенә, коллективка һәм райгаз, "Гостройгарант", "Тепло Сервис", "Таттелеком", "РЭС" оешмаларына оператив хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Үзебезнең коллективның участок җитәкчесе Алмаз Закиров, прораб Айнур Гыймаев, мастер Илмир Шәрифуллин, баш инженер Азат Насыйбуллин, баш энегетик Эдуард Яковлевка, эш осталары, төзүчеләр Файзиев Рамиль,
Зиннәтуллин Алмаз, Садыйков Илдус,
Сафин Илназ, Таҗетдинов Рәдис,
Сабиров Хәлилгә һ.б. бик зур рәхмәт".
"Алгарыш" яшьләр үзәгенә озак еллар чшьләргә хезмәт итәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев