«Алгарыш»ның игелекле эшләре
Бу кызыклы!
Әңгәмәдәшебез – Арча муниципаль районының “Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагинова.
– Диана Викторовна, “Алгарыш” яшьләр үзәге белән таныштырып үтсәгез иде.
– Без үзебезнең ирекле булуыбыз белән горурланабыз. Безнең “Добро.ру” порталында 460 волонтер теркәлгән, анда башкарган эшләребез күрсәтелеп барыла. Бу ярты елда 32 игелекле эш башкардык һәм 1352 сәгать эшләдек. Алар арасында шәһәрне төзекләндерү буенча өмәләр, “Хәтер шәме”, “Георгий тасмасы” һ.б. бар.
Февраль уртасында безгә “Кар десанты” – волонтерлар – иреклеләр кайтты. Алар Татарстанның төрле шәһәрләрендә ярдәм оештыралар. Арчада алар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта, тернәкләндерү үзәгендә генераль җыештыру оештырдылар, балалар мәйданчыкларын, территорияләрне кардан чистарттылар, “Аҗаган” уены, балалар бакчасында осталык классы үткәрделәр. Педагогика көллияте территориясен кардан чистарттылар, боз ваттылар. Ветераннар яшәгән йорт территорияләрендә кар көрәделәр, чишмәдән су алып кайттылар. Ә без рәхмәт әйтеп “Арча-Арена” боз сараена билетлар бүләк иттек.
Безнең үзәк – исеменнән үк күренгәнчә, яшьләр белән эшли. Без төрле чаралар оештырабыз, аралашабыз, ялларны оештырабыз, волонтерлар белән ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, өлкән яшьтәге кешеләргә булышабыз.
– Үзәкнең төп максатлары нинди?
– Яшьләр үзәгенең төп максаты – яшьләргә булышу һәм үстерү, аларга планнарын тормышка ашыру, җәмгыять тормышында актив катнашу өчен мөмкинлекләр тудыру.
– Арчада яңа яшьләр үзәге төзелә, анда яшьләребез өчен нәрсәләр булачак?
– Яңа бинада осталык класслары һәм түгәрәкләр өчен музыка залы булачак, яшьләргә музыка инструментларында яки вокалда уйнау күнекмәләрен үстерергә мөмкинчелекләр ачыла. Шулай ук кул эшләре, тегү һәм агачны яндырып бизәк төшерү, хореография һәм коворкинг заллары булачак.
– Сезнең игелек программаларыгызның нәтиңәсен ничек бәялисез?
– Без һәр ай саен игелекле эшләребезгә анализ ясыйбыз, яңаларын билгелибез. Яшь гаиләләргә ярдәм итү юнәлешендә эшне дәвам итәбез. “Яшь гаиләләр белән очрашу”, “Кичке уен”, “Гаилә уеннары”, яшь гаиләләр белән өстәл уеннары күңелле уза.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда да активлык күрсәтәсез дип беләбез.
– Әйе, алар безнең дә игътибар үзәгендә. Быел мендәрләр чиктек, маскировка челтәрләре үрдек, укучылар белән “яхшылык талисманы” брелоклары ясадык, посылкалар әзерләдек.
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы. Без әлеге тема буенча чараларны күбрәк үткәрергә тырышабыз. Яшьләребез геройларыбыз белән горурлана, ветераннарга булыша, аяз күгебез өчен һәлак булганнарга рәхмәт әйтә.
Социаль челтәрләрдә: Telegram-каналда һәм Контактта безнең яңалыклар белән даими танышып бара аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев