erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Арча ярминкәсен халык көтеп ала. Бу сату-алу гына түгел, бу мәктәп коллективларының үзара күрешүе дә

Күңелле!

Мәктәп ярминкәләре һәр елдагыча быел да бик бай иде. Сәхнәсендә җырлап, биеп торалар, чәй дә эчертәләр, теләгән яшелчә, җиләк-җимешне сатып та аласың. Янәшәдәге Җиңү паркында мәктәпләр тулы бер күргәзмә, чәчәкләр дөньясы әзерләгәннәр. Арчада мәктәпләр ярминкәсен халык ярата. Көтеп алалар.Яшелчә-җиләк-җимеш - бар да бар. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә,  сарымсак, суган,  үләннәр, бал, чәчәкләр...Һәрьелдагыча Лесхоз мәктәбе үзенең үләннәре, каен, нарат бөресе, мунча себеркесе, сыерчык оясы, чеби тагарагы һәм тагын кайнатмалары, чикләвекле баллары белән аерылып тора. Хәтта кайбер үләннәр, каен бөресе җитмәгән дә. Җитмәгән әйберне алып килергә машина кайтып киткән.Ә Шушмабаш мәктәбе йөк машинасы белән килә. Капчык-капчык ашлык, бәрәңге, кишер, чөгендер - аларның гадәткә кергән товарлары. Арчаның 7нче мәктәбе көзге нигьмәтләрдән тыш сатуга милли яулык, сумкалар да куя. Технология укытучысы Альбина Зыятдинова үзе эшләгән, иҗат иткән товарларын үзе тәкьдим итте. "Яулыкларны бик яратып алдылар", - диде. Казанбаш мәктәбе башкалардан аермалы буларак, "Ахун чишмәсе" суын алып килгән.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Габдрахманова: "Безнең мәктәптә язучы Гариф Ахунов укыган, - дип сөйләде. - Менә шушы чишмә суын эчеп, башкаларның да иҗат чишмәләре ачылсын!". Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Илмира Әхмәтгалиева үзе әзерләгән кара "Иван чәй" рецепты турында сөйләде.Ташкичү мәктәбеннән Гүзәлия Хәкимова гөл чүлмәкләре тышын чыбыклардан үреп матурлый. Ярминкәдә ул матур чүлмәкләр белән халык кызыксынды һәм сатып алдылар.Арчаның 6нчы мәктәбе шулай ук шаккатырмый калмый. Башлангыч сыйныфлвр укытучысы Айгөл Котдусова ничек итеп ярмтнкәгә әзерләнгәннәре, халыкка хезмәт күрсәтүләре турында рәхәтләнеп сөйләде. Ярминкәдә җыр-биюләр белән дә шаккатырмый калмыйлар. Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Гөлзада Шәрәфетдинованың матур җырлаганын беләбез. Ярминкә сәхнәсендә дә рәхәтләнеп тыңладык без аны. Рәхмәт.Ә менә Иске Ашыт укытучысы Радик Фәтхуллинның нәфис сүз остасы икәнне белми идек әле. Туктап тыңлап тордык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре