erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы басуларында эш кызу

“Курса МТСы“, “Казанка“, “Ак барс“агрокомплексы“, “Игенче“ ширкәтләре чәчүгә чыкты

Быел районда язгы чәчүне “Курса МТСы“ ширкәте башлап җибәрде. 22 апрельдә Радик Сафиуллин, Надир Сафиуллин берьеллык үләннәр чәчүгә керештеләр. Басуларда 9 агрегат эшли иде, дым каплыйлар,  күпьеллык үләннәр тукландыралар.

Бу көнне хуҗалыкта район башлыгы Илшат Нуриев та булып китте, ул язгы кыр эшләренең шулай оешкан төстә башлануыннан канәгать калды, уңышлар теләде.

25 апрельгә курсалылар 700 гектарда күпьеллык үлән тукландырдылар һәм 1400 гектарда тырмаладылар, 800 гектардагы уҗымнар тукландырылды, 1350 гектарда (барысы 2635 гектар) зәп җирләрендә дым каплатылды. 290 гектарда арпа һәм берьеллык үләннәр чәчелде. “Барлык техника басуда“, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.

24 апрельдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров белән “Ак барс“ агрокомплексы“ һәм “Казанка“ ширкәтләрендә булдык.

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин безне басулар буйлап алып йөрде. “Баш агроном да, баш инженер да булды хәзер, бер әйбәт ясалма орлыкландыру технигы гына кирәк калды“, – диде ул. Баш агроном Булат Сәләхов үзебезнең районның Каргалы авылыннан.

Бу хуҗалыкка килү юкка гына түгел, чөнки язгы кыр эшләренә бик актив кереште алар. 8658 гектардагы пар һәм зәп җирләренең 4820 гектарында дым кап-латырга өлгерделәр инде. Күпьеллык үләннәрне (2490 гектарда) тырмалап, ашлама керттеләр. 1550 гектардагы уҗымнарның 800 гектары өстәмә сый алды.

– Уҗым басуларында кереп булмый торган урыннар бар әле, шуңа сайлабрак эшләргә туры килә, – ди Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы  механизаторы Яхъя Габидуллин. Яхъя әлегә тракторда, урак башлангач комбайнга утыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Күз тимәсен, күп эшләргә өлгергәнсез, – дибез хуҗалык җитәкчесенә.

– Шик калмасын өчен шуңа күрә һәр басуны күрсәтеп чыктым, – диде ул.

Әйе, кайсы гына басуга барма, һәркайсы тырмаланган, ашлама кертелгән, 11 агрегат тырмада. 24 апрельдә чәчүгә дә керештеләр.

“Казанка“ хуҗалыгы басуларындагы техниканы күргәч күзләр камаша – бар да яңа, заманча. Әле кайчан гына Айдар Сабиров кабул итеп алгандагы калтыр-кылтыр тракторлар, комбайннарны искә алып елмаерга гына кала. “Быел тагын ике яңа комбайн кайтты“, – ди җитәкче.

Өченче сезонына чәчү комплексын быел басуга баш инженер Фаил Хәлиуллин алып чыккан. Анда эшләгән Ленар бүген махсус хәрби операция зонасында. Киткәндә башка кешегә бирмәгез, кайткач үзем утырам, дип китте, ди А.Сабиров. Менә шуңа күрә вакытлыча баш инженер карамагына күчкән. Исән-имин кайтырга язсын инде. Баш инженер кулында техника тузмас, Фаил ел саен комбайнда эшләп тә җиңүләр яулый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X