erid:2VtzquqpS7d
Арчадан Аделина Нуретдинова Санкт-Петербургта узган «Ак пароход» фестивалендә катнашты
Арча яңалыклары

Арчадан Аделина Нуретдинова Санкт-Петербургта узган «Ак пароход» фестивалендә катнашты

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Аделина Нуретдинова быел илнең талантлы балаларын берләштергән «Ак пароход» музыкаль фестивалендә катнашты.

Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегенең 5нче сыйныфында, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Гәрәева сыйныфында белем алучы Аделина Нуретдинова быел илнең талантлы балаларын берләштергән «Ак пароход» музыкаль фестивалендә катнашты. Бу хакта балалар сәнгать мәктәбе үзләренең ВКдагы төркемендә хәбәр итә. Өл өч атна дәвамында репетицияләрдә, осталык классларында катнашып, танылган җырчылар һәм артистлар белән бергә эшләгән.

Фестивальнең йомгаклау концертларында яшь җырчыга җаваплы партияләр дә ышанып тапшырылган. Санкт-Петербургтагы Мариин театрында ул «Мороженым пахнут дети» җырын башкару өчен солист итеп сайланган. Мәскәүнең Зур театрында исә Аделинага «Норд-Ост» мюзиклыннан «Капитаны собственной судьбы» җырында соло партиясе тәкъдим ителгән.

«Ак пароход» проекты музыкаль сәләтле балаларга иҗади үсеш һәм профессиональ белем алу өчен мөмкинлекләр бирә. Аның тарихында меңләгән талантлы бала катнашкан.

  • Фото Арча балалар сәнгать мәктәбенең ВК төркеменнән

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев