erid:2VtzquqpS7d
5 сентябрьдә Татарстанда җылы, әмма яшенле яңгырлы һава көтелә
Яңалыклар

5 сентябрьдә Татарстанда җылы, әмма яшенле яңгырлы һава көтелә

5 сентябрьдә республикада көндез һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал.

Көн болытлы, көндез аязучан булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә, урыны белән кыска вакытлы 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга җитәчәк.

Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, көндез +22...+27 градус тәшкил итәчәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев